ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бәйрәмдә  балалар  әти-әниләре  белән төрле-төрле  уеннар  уйнадылар,биеделәр,җырладылар.Бәйрәмнең икенче өлешендә бөек  шагыйребез  Габдулла  Тукайныда  балалар  бик яратып  искә алдылар.Аның  әкиятләрен  сөйләделәр, “Бала  белән  күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”  шигырьләрен  сәхнәләштерделәр.Бәйрәм  күңелле  үтте.Балалар да, әти-әниләр дә, килгән  кунаклар да  сөенешеп  таралыштылар.

Татар халкының  гомергә килгән гореф-гадәте буенча Тәбәрле авылында  1 май көнне «Карга боткасы» бәйрәме уздырыла.  «Карга боткасына»  хәзерлек эшләре алдан башлана,   ботка пешерү  урыны билгеләнә, утыннар китерелә, казаннар ыргаклар һәм башка  кирәкле әйберләр барлап куела. Иртәгә  «Карга боткасы дигән кө"нне балалар җыелып йорттан–йортка кереп йомырга, ярмалар җыеп чыгалар. 

Бәйрәмгә ветераннар бик матур киенеп,шатланып килде. Үзләренең хәтерендә калган сугыш чоры авырлыклары  турында  сөйләделәр. Балалар  бик матур  чыгыш ясадылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам.итте.Һәр ветеранга  Ижау  шәһәрендә  яшәүче Ахметзянова Тәнзилә  гөләп чәчәкләре җибәрде.

Укытучы чыгышын мәктәп тарихы белән башлап, анда эшләгән җитәкчеләр, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары бәйләп алып барды. Зал тулы чакыру билеты алган кунаклар, бәйрәмдә елап, җырлап, көчле алкышлар белән кул чабып утырдылар. Рәхмәтләр, Бөек Җиңү бәйрәме белән котлаулар бик күп булды. Авыл җирлеге һәр килгән ветеранга, тамашачыга ал гөләп чәчәкләре өләште.


Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сезне күңелле, бай эчтәлекле бәйрәм чаралары көтә, хөрмәтле әгерҗелеләр һәм районыбыз кунаклары!


5
май, 2015 ел
сишәмбе

“Әгерҗедәге һәм район юлларындагы чокырларны ямауны 10 майга тәмамларга планлаштырабыз. Тукталыштагы будкаларны буяу, аларны тәртипкә китерү эше дә кызу темплар белән алып барыла“, – ди “Брус“ ширкәтенең Әгерҗе районындагы участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев. 


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Республикада Россия махсус Олимпиадасы программасы буенча мини-футбол, өстәл теннисы, кул көрәше ярышлары бара. Кул көрәше буенча зона этабы Әгерҗедә узды. Актаныш, Минзәлә, Тукай, Кукмара, Әгерҗе районнарының коррекцион мәктәп-интернатларында укучылар алты үлчәү категориясендә көч сынаштылар.

Бүген Әгерҗенең Район мәдәният сарае каршындагы мәйданында бәйрәм алды ярминкәсе уза.


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Кадыбаш балалар бакчасында 28 нче апрель көнне "Батырларның даны мәңгелек!" дигән кичә үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International