Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Сирень Галиуллин һәм Руслан Закиров шәкертләре, ярышларда бер-бер артлы җиңү яулап, сөендереп кенә торалар.
Магнитлы көннәр.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты - Әгерҗедә.
1 декабрь – “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең оешкан көне.
3 декабрьдә көндезге сәгать 1дә мәңгелек ут янында Билгесез солдат көне уңаеннан митинг була.
6 декабрьдә узган ел фаҗигале төстә вафат булган авылдашлары Әлмир Сабитов истәлегенә Исәнбай Мәдәният йортында район күләмендә көрәш бәйгесе була.
“Әгерҗе“ радиосы Әниләр көне уңаеннан күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан 29 ноябрьдә хәйрия марафоны үткәрә.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясе урман тармагы комитеты чираттагы 72нче сессиясен Казанда уздырды. Әлеге зур чарада “Кичке Таң“ заказнигы инспекторлары да катнашты.
Тиздән Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул - канунның ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктын гамәлдән чыгаруны күздә тота.
Билгеле булганча, Татарстанда барлыгы 268 автомәктәп исәпләнә. Тик бүгенге көндә аларның бары тик 35е генә йөртүчеләр әзерләү буенча яңа уку-укыту программаларын раслаган. Калганнары белән нәрсә булыр – әлегә билгесез.