ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Казандагы “Ак Барс“ көрәш сараенда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган көрәш бәйгесенең ачу тантанасында Тирсә авылының каты куллы егет-кызларын бүләкләделәр.


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Казандагы “Ак Барс“ көрәш сараенда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган көрәш бәйгесенең ачу тантанасында Тирсә авылының каты куллы егет-кызларын бүләкләделәр.


Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров 1984-1991 елларда Әгерҗе КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән Нурулла БАҺРАМОВта кунакта булды. Ул аны 72 яшь тулган көне белән котларга барды.

Илнең сәламәтлек саклау идарәләре халыкны гриппка каршы чаралар күрергә чакырса да, Россиядә гомер итүчеләрнең яртысыннан артыгы әлеге авыру үзләренә кагылмас дип өметләнә. Төрле компания һәм фирмалар да хезмәткәрләрен гриппка каршы прививкалар ясатырга өндәү кирәк, дип санамый.


17
октябрь, 2014 ел
җомга

31 октябрьдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараенда эшмәкәр шәһәрдәшебез Зәбидә Бәшәрова хәйрия концерты куя.

2015 елның 1 гыйнварыннан Россия төбәкләре җитәкчеләрен “президент” дип атарга ярамаячак. Хәзерге вакытта төбәкләрнең барысы да яңа закон нигезендә әлеге атамадан баш тартты инде. Бары тик Татарстан гына яңа канунның дөреслеге белән килешми...


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Белем бирү өлкәсе коррупция очраклары иң нык таралган тармакларның берсе булып санала. Гамәлдә исә бу күбрәк югары уку йортларындагы ришвәтчелеккә кагыла икән. Балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләрен “йөнтәс” куллыкта гаепләүчеләр бик аз.

Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан “Ислам мәдәнияте“ музеенда Иж-Бубый мәдрәсәсе, аның җитәкчеләренә багышланган даими бүлек ачылды.

Рәсәйдә наркотик матдәле катнашма – спайс тартудан 700 яшүсмер агуланды, 25 яшь кешенең гомере өзелде. Бу проблема Әгерҗене дә читләтеп үтмәде.


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Быелгы сезонда районда милли көрәш бәйгесенә старт Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан бирелде. “Агро-Кама“ ширкәте 16 яшьлекләр һәм зурраклар арасында Көчек спорт комплексында көрәш бәйгесе генә түгел, бик матур бәйрәм уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International