ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

  Бүгенге татар эстрадасында артистлар “буа буарлык“ булса да, күңел барыбер үзебезнекен – “Тугызбуй“ төркеме концертларын көтеп ала.

8 Март алдыннан без Псков өлкәсендә хәрби бурычын үтәүче якташыбыз Иж-Бәйки егете Инзил ТИМЕРБАЕВ белән элемтәгә кереп, аңа газиз әнисе Лилияне газета аша бәйрәм белән котлау мөмкинлеге тудырдык.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан матур традиция буенча   быел ул Универсиада авылында узды.
Бүген  “Нәүрүз“ ширкәтендәге мегафермада һәр көнне 37 тоннадан артык сөт савыла. Бу – һәр сыердан уртача 22 килограмм дигән сүз.  Әгерҗе районы – хәзер сөт җитештерү буенча республикада җиденче урында. Бу – район тарихында булмаган хәл.
7 мартта көндезге сәгать 2дә район Мәдәният сараенда 8 Март бәйрәменә багышланган “Хатын-кызга – ярату белән“ исемле концерт булачак
Язның тәүге бәйрәме – 8 Мартта өч көн ял итәчәкбез. Бәйрәм шимбә көнгә туры килү сәбәпле, 10 март – дүшәмбе ял булачак.

Әгерҗе урманчылыгы 2014 елгы Урман спартакиадасының төп призын Көләгеш мәктәбенә тапшырды

“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 429 көн калып бара. Шушы вакыт эчендә без язмышы әлеге дәһшәтле еллар белән бәйле һәр райондашыбызны барлап өлгерергә тиеш“, – ди район башлыгы Валерий Макаров.

2011 нче елдан ТРна җәлеп ителгән туры чит ил инвестицияләренең күләме якынча 6 тапкырга арткан. Бу хакта бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов агентлык коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде. Чара 2013 нче елда эшчәнлек нәтиҗәсенә һәм агымдагы елга бурычларга багышланды.

Бәйрәм көннәре булу сәбәпле 8,9,10 март - (шимбә - дүшәмбе) көннәрендә Әгерҗе пенсия фонды идарәсе халыкны кабул итмәячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International