Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында район Советы утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН районда кече бизнесның 12 процент кына тәшкил итүен, кадрларга кытлык булуын, спорт объектлары җитмәвен тәнкыйтьләп үтте. “Еламаган балага имезлек бирмиләр, активрак, үҗәтрәк булыгыз“, – диде ул район җитәкчелегенә һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп.
2 мартта 7 сәгатьтән 20 сәгатькә тикле Иж-Бубый бер мандатлы 1нче округ буенча Иж-Бубый авыл җирлеге Советы депутатын сайлаулар була
Ун елдан артык ташландык хәлдә буш торганнан соң шәһәребездәге элекке “Авангард“ кинотеатры бинасы ишекләрен ачты. Биредә хәзер – “Авангард“ Яшьләр үзәге. Районыбыз яшьләрен бу тантаналы вакыйга белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.
Балтачта Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды.
1 мартта 11 сәгатьтә “Имәнлеккә” Май чабу бәйрәменә чакырабыз.