ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Спартакиада кысаларында район һәм шәһәр мәгариф идарәләре начальниклары арасындагы чаңгы ярышында 49 көндәше арасында Әгерҗе мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина өченче урын яулады.
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында көн саен 62 тонна сөт җитештерелә.
Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен ике айлык әҗәте булган кешеләрнең йортындагы газын өзәчәкләр.
Унҗиде көнгә сузылган Олимпиада бер мизгел кебек узып та китте. Сочида узган XXII кышкы Олимпиада Россия тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылачак. Россия спортчылары, 13 – алтын, 11 – көмеш, 9 бронза – барлыгы 33 медаль яулап, хәтта СССР тарихындагы рекордны узып киттеләр һәм зур җиңү яуладылар.

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Көн саен сөт саву яхшыра. Бүгенге көнгә 60,0 тонна сөт савып алынды.

30 меңлек суперприз өчен 5 команда көрәште.

Суыкларга да карамастан, “Россия чаңгысы “ һәм   “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы призына багышланган  бәйгегә 200 дән артык кеше чыкты

 Мәктәпләр арасында һаман да Кулегашлылар призлы урында.

Шәһәр яны поездлары -

 

7 мартта- җомга,  

 

8-9 мартта - шимбә,

 

10 мартта – якшәмбе,

 

11 мартта – дүшәмбе көн расписаниесе белән йөриячәк.

“Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәр гаилә әгъзасының кереме 6278 сумнан артмаган гаиләләрнең балаларын сәламәтләндерү лагерьларына  җыя.

Гомер юлы Варкләд-Бодьяда узган, бүген язмыш җиле Алабуганың картлар һәм инвалидлар йорты-интернатына китергән Дарья апай АЛЕКСАНДРОВА  “Канатларым булса, очып кайтыр идем“ дигән җыр юлларын сузганда, аның белән очрашуга килгән авылдашларының күзләре яшьләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International