ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинетының “Башлангыч гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү” карары проекты нигезендә яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә бердәм мәктәп   формасына күчү  планлаштырыла.


17
июль, 2013 ел
чәршәмбе

“Тирсә-транс” филиалында узган комбайннар парадында игенчеләр алдына: “Быелгы урып-җыю гаять катлаулы шартларда узачак. Шуңа карамастан,  ашлыкның бөртеге дә югалырга тиеш түгел!” дигән бурыч куелды.

Район башлыгы Валерий Макаровның Әгерҗедәге күпкатлы йортларның өлкән вәкилләре белән чираттагы очрашуында сүз нигездә фатирларга ике контурлы  газ казаннары кую турында барды.

Универсиада башланган көннән башлап Казанда Игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда Татарстан районнары сәхнә осталары башкала халкына һәм кунакларга күңелле мизгелләр бүләк итәләр. 11 июльдә анда районыбызның йөздән артык сәхнә остасын берләштергән иң яхшы коллективлары чыгыш ясады.

12
июль, 2013 ел
җомга

Алар бу көнне ничә еллар көттеләр! Ниһаять, боз кузгалды. Хәзер кулларына торак сертификаты алган хуҗаларның фатирлы буласыларына тулы ышанычлары бар. Болай да тузган йортлары Пугачеводагы шартлаулардан соң авария хәленә килгән  55 гаиләгә бу атнада торак сертификатлары тапшырдылар.

1915 елда Саклауда 200 татар яшәгән, быел да биредә алтынчы тапкыр үткәрелүче мөселманнар җыенына килүчеләр нәкъ шул кадәр иде.


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Әгерҗедә “Әйдәгез, танышабыз!” акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район хакимияте вәкилләре, Идарәче компания, полиция, суд хезмәте, салым хезмәткәрләре ишегегезне шакысалар, бер дә курыкмыйча һәм шикләнмичә ачыгыз. Бу төркем, күпкатлы йортлардагы фатирларга кереп, хуҗалары белән танышып йөри, проблемаларыгызны ачыклый. Әлеге акциянең барышы, аның беренче нәтиҗәләре турында Идарәче компания директоры Рөстәм ВӘЛИЕВ менә ниләр сөйләде:


9
июль, 2013 ел
сишәмбе

Карусель диюгә, ял паркларында балалар утырып әйләнә торган җайланма күз алдыгызга киләдер. Ә менә Яңавыл янында урнашкан мегафермада карусель ярдәмендә  чит ил сыерларын савалар бүген.

“IT-Чемпион” бәйгесендә актив катнашкан мәктәп укучылары ярдәме белән Татарстанда электрон хезмәтләр шактый популярлашты.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Әгерҗе эшмәкәре Марат Вәлиуллинга карата җинаять эше ачты. Ул  барлыгы 14 миллион 412 мең сумлык  Әгерҗе муниципаль берәмлеге котельныйларын, тышкы җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү  челтәрләрен, суүткәргечләрне явызларча файдалануда һәм мошенниклыкта гаепләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International