ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Хәзер барлык шәһәрләрдә дә, шул исәптән Әгерҗе автовокзалында да маршрут автобусларына билет алганда шәхесеңне раслый торган документ күрсәтергә кирәк. Документсыз автобуска утыртмаячаклар.

8 июльдән Әгерҗедә К. Маркс урамының бер өлешенә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре үткәрелү сәбәпле, Сәетов урамындагы светофордан 1 М. Горький тыкрыгындагы светофорга кадәр арада юл ябылды. Транспорт чаралары хәзер нигездә Гагарин һәм Островский урамнары буйлап хәрәкәт итү сәбәпле, бу урамнарда транспорт йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Район башлыгы Валерий Макаров һәм башкарма комитет җитәкчесе Андрей Авдеев шәһәребезнең М. Горький урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр белән очрашу барышында әнә шулай диделәр.


5
июль, 2013 ел
җомга

2012 елгы эш күрсәткечләре буенча район кулланучылар җәмгыяте республикада өченче урынга чыккан иде. Уполномоченныйлар белән очрашуга килгәч “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та райпо хезмәткәрләренең эшенә югары бәя биреп: “Бу – сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе”, – диде.

Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе Әгерҗенең 75 еллык юбилее уңаеннан пенсионерлар арасында бәйге игълан итә. Үзегез ясаган, бәйләгән кул эшләнмәләрен 20 июльгә кадәр Пенсия фонды идарәсенең 9нчы бүлмәсенә китерегез. Телефон 23054.

“Илнур Мифтахиев җитәкчелегендге “СтройГрад” ширкәте төзүчеләре ремонт эшләрен кыска срокта һәм югары сыйфатлы итеп башкардылар. Илнур Әмирович эш барышын шәхсән үзе һәрчак ныклы контрольдә тотты”, – ди 2нче шәһәр мәктәбе директоры Рөстәм Гобәйдуллин капиталь ремонт нәтиҗәләреннән канәгать булып.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бишмеңьеллык тарихы булган Сабан туе дөнья иңләп йөри. Узган шимбәдә Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация барды.

Татарстанның 20 районында саранчалар булуы ачыкланды. Бу куркыныч бөҗәк күрше Алабуга районына да килеп җиткән инде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференциядә әлеге корткычларга каршы ашыгыч көрәш чаралары турында бәян итте. Саранча нәрсәсе белән куркыныч соң? Аны башка бөҗәкләрдән ничек аерырга? Бу турыда сөйләвен үтенеп, ”Россельхозцентр”ның Әгерҗедәге бүлеге начальнигы Рамил РӘХМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

Сезнең Ил агаларының елаганын күргәнегез бармы? Мин күрдем. Йөрәкләрен ачы сагыш телгәннәрне беләсезме? Мин белдем. Районыбызның Югары Барҗы авылында яшәгәннәр җыелачак дигән хәбәр ишетелү белән бар эш-мәшәкатьләрен ташлап очрашуга кайтучыларның хис-кичерешләрен тойдым. Хәер, ул кичерешләрне тулысынча тою өчен туган авылыңның җир йөзеннән юкка чыгуы кирәктер. Ләкин монысыннан Ходай сакласын.

Күз алдына да китерүе авыр, әгәр юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаса, нинди аяныч хәлләр булыр иде икән?! Хезмәтләре бигрәк тынгысыз, җаваплы. Аларга еш кына ял да, бәйрәмнәр дә юк. Аеруча хәзер – юлларда транспорт чаралары көннән-көн арткан һәм кайбер транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә төкереп караган заманда.

Бүген – 3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен  нинди кәеф белән каршылыйлар? ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмәбез – шул турыда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International