ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2013 ел
җомга
1938 елның 28 августында РСФСР Югары Советы карары белән Әгерҗе эшчеләр поселогы Әгерҗе шәһәре итеп үзгәртелә.
“Бу безнең иң яхшы бригадаларның берсе”, – ди эксплуатация локомотив депосының хезмәтне саклау инженеры Татьяна Ажимова . Бу көнне ул машинист Алексей ХЛОПОТОВ һәм аның ярдәмчесе Рафаэль МУЛЛАХМӘТОВ белән юлга чыкты.
“Ветеран тимерьлчы хезмәттәшләремә ярдәм итә алуым белән бәхетле мин. Чөнки өлкән яшьтәгеләр игътибарга да, җылы сүзгә дә, ә кайчакта ярдәмгә бик мохтаҗ”, – ди эксплуатация локомотив депосының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Асаф ӘБСӘЛӘМОВ.
Яңа уку елы башланырга бер ай вакыт калды. Мәктәпләр укучыларын каршыларга ничек әзерләнә? Бигрәк тә республиканың капиталь ремонт программасына кертелгән дүрт мәктәп язмышы борчый район җитәкчелеген.

30
июль, 2013 ел
сишәмбе

Туган Әгерҗебез олы юбилеена әзерләнә. Бу шимбәдә, 3 августта, шәһәрдәшләребезне, авыл халкын, Әгерҗе кунакларын гаиләләре, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары белән бергәләп Әгерҗенең 75 еллык юбилеен һәм Тимерьюлчылар көнен  билгеләп үтәргә чакырабыз.

Бәйрәм тантанасы, ул көнне узачак чаралар турында тулырак сөйләвен үтенеп, бәйрәмне оештыру комиссиясе рәисе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек.


24
июль, 2013 ел
чәршәмбе

 Әгерҗедәге “Имәнлек” ял итү зонасында тиздән яңа мәдәни комплекс ачылачак. Кече Пургадагы “Ошмес” ширкәте төзүчеләре биредә хәзер соңгы эшләрне башкаралар.

Кибеттә йә базарда яңа уку елына мәктәп яки спорт формасы, букча, уку кирәк-яраклары сайлаганда, баланың күңеленә охшаганын сатып алсаң, аның ничек сөенгәнен күзәткәнегез бардыр. Әйдәгез, мәрхәмәтле җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр, уку елы алдыннан безнең ярдәмгә мохтаж укучыларны бергәләп сөендерик. Татарстанда алтынчы тапкыр “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе игълан ителде.


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

12 көн дәвамында бөтен планетаның күзе Казанда булды. 12 көн барыбыз да Универсиада рухы белән яшәде. 12 көн Универсиада уты бөтен планетадагы миллионлаган кешенең йөрәген җылытып торды. 12 көн телевизор экраныннан булса да Россия җыелма командасы, бигрәк тә аның составындагы Татарстан спортчылары өчен җан атып утырдык, көнсаен яулаган медальләренә чын күңелдән сөендек.

Әгерҗенең К.Маркс урамының бер өлешендә капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре  бару сәбәпле,  машиналар йөрү вакытлыча туктатылды.

Күптән түгел “Кичке-Таң- дәүләт заказнигына Россиянең Идел-Кама биосфера заповеднигыннан биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов һәм өлкән фәнни хезмәткәр Әнвәр Аюпов килгәннәр иде. Тикшерү-эзләнү эшләре барышында галимнәр багын бер яңалыкка тап булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International