1 июльдән газга, электр энергиясенә бәяләр арту сәбәпле, коммуналь хезмәтләр өчен дә күбрәк түли башлыйбыз.
Бер айдан артык инде Әгерҗе халкы кайнар сусыз яши.
Озакламый Күләгәштә республика программасы кысаларында төзелүче, клуб, ФАП, китапханәне берләштерүче яңа бина сафка басачак.
Бу көннәрдә Әгерҗе–Красный бор трассасы буйлап машинада узучылар Иж-Бубый тирәсендәге юлда бик күп юл төзекләндерүче техника булуына, юлчыларның инде иртәнге сәгатьләрдә үк төзекләнедерү эшләре алып баруына игътибар итми калмыйлардыр. Күңелдә: “Бу эшләр озакка сузылырмы икән?” дигән сорау да туа. Без әлеге сорауны “Брус” ширкәте филиалы прорабы Юрий ЖАБИНга юлладык:
Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган ул бәхетле көн килде. Бу атнада районда 163 егет-кыз өчен мәктәп тормышында соңгы бәйрәм – чыгарылыш кичәләре гөрләде. Ә шәһәр мәктәбен тәмамлаучылар, алтын һәм көмеш медаль ияләре һәм активистлар өчен тантаналы бәйрәм чарасы Җиңү скверында ук башланды.
Әгерҗе районында халыкны диспансерлаштыру башланды. Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Людмила ДЕРЕЕВА сөйләде:
Җир шарында 20 меңгә якын сугыш булган. Ләкин аларның берсе дә җимергеч көче, сугыш кырында фашист белән көрәшеп, тылда ачлыктан үлүчеләр саны буенча 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышына тиңләшә алмый.
Бер ел эчендә Ямурзада өч өй туе узды: башлангыч мәктәп бинасы ремонтланды, аның бер өлеше балалар бакчасы буларак ачылды һәм шушы көннәрдә республика программасы кысаларында төзелгән заманча модульле фельдшерлык-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды.
2012 елның 12 июлендә Франция башкаласы Сорбонна шәһәрендә старт алган XXVII Бөтендөнья Универсиада уты эстафетасы узган якшәмбедә Әгерҗегә килеп җитте.
– Исәнме, әбекәй, йөрәк шәрифләрең бик борчымыймы соң? – дип кулымны суздым.
– Бәй, йөрәк кайда соң ул? Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый. Район гәҗитен дә теттереп укыйм әле.Тик менә колак кына бераз катыланды, – дип җавап бирде Александра түтәй.