Дүшәмбе төнлә Әгерҗе полициясе хезмәткәрләренең җыелма отрядыКазанга Универсиадага хәзерлек вакытында һәм уеннар барган көннәрдә хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торырга китте.
Быел да көннәр җылыту белән дүләнә күбәләкләре болыт сыман күпләп очып йөри башладылар.
Күптән түгел без Санкт-Петербургның Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәсендә “Рухи тормышта мәдрәсәләрнең роле” дигән конференциядә катнаштык. Сәяхәтебез барышында Иж-Бубыйның танылган шәхесләре – Мөхәммәтҗан бай һәм Габдулла Бубиның онык-оныкчыклары белән дә күрешү насыйп булды.
27нче Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы 23 июньдә безнең районга да килеп җитә. Факелны Минзәлә районыннан Чулман елгасы аша Красный борга алып киләләр.
Универсиада алдыннан Әгерҗенең “Спутник” командасы яшь хоккейчылары яңа автобуслы булды. “КамАЗ Bravis” автобусының ачкычын Казанда Россия көнендә спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бу уку елында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр төрле ярышларда 252 медаль яуладылар. Аларның 55е Россия күләмендәге бәйгеләрдә алынган.
“Яңа фельдшерлык-акушерлык пунктына авырып түгел, күбрәк профилактик чаралар үткәрү өчен генә мөрәҗәгать итәргә туры килсен сезгә. Ә сәламәтлеген югалтканнарга бу пунктта тернәкләнергә ярдәм итсеннәр”, – диде Барҗы-Умгада яңа ФАП ачылу шатлыгын уртаклашырга килгән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов.
Әгерҗенең юл-патруль хезмәте инспекторлары Рәшит ӘЛМӨКӘЕВ һәм Фәрхад ФӘРВАЗОВ экипажы республикада иң яхшысы дип табылды.
Бу атнада Пеләмештә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров “Авылыгызда 2014 елда клуб төзеләчәк, ул республика программасына кертелә”, дип халыкны шатлыклы хәбәр белән сөендерде.