Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре Әгерҗедәге иң катлаулы “кирпичка” микрорайоны халкы белән очраштылар.
Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров тәкъдиме белән район хакимияте аппаратының бер төркем хезмәткәрләре, Бердәм исәпләү үзәге һәм идарәче компания җитәкчеләре эш тәҗрибәсен өйрәнү максатында Актаныш районында булдылар.
Яшьләр көне уңаеннан 23 июньдә районыбыз яшьләрен һәм кунакларны шәһәребездә узачак бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырабыз.
Хөрмәтле райондашыбыз, аксакал язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВ 85 яшендә (!) Казан федераль университетының Алабугадагы институтын тәмамлады һәм илебезнең иң өлкән студенты буларак Россиянең рекордлар китабына керде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Маршлар паркы”акциясе кысаларында игълан ителгән балалар иҗат бәйгесенә йомгак ясалды.
“Кайбер подрячы оешмаларның мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен билгеләнгән вакытка төгәлли алуына шикләнә башладык. 20-30 елга бер тапкыр Хөкүмәт мәктәпләргә капиталь ремонт ясау мөмкинлеге тапкан икән, подрядчыларның эшне яхшы сыйфатлы итеп, вакытында төгәлләүләрен телибез”, ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2,5 миллион сумга җитте.
Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан ага Муллахмәтов уенын-чынын бергә кушып: “Илфат белән теләсә нинди авыр разведкага барырга була. Үзенә авырлык килсә дә беркайчан башкаларны ташлап калдырмас, соңгы телем икмәге белән уртаклашыр”, – дигән иде.
Май аенда районда 32 сабый туган, 55 кеше вафат булган. 10 гаиләдә – беренче, 16сында – икенче, 3есендә – өченче, шулай ук 3есендә дүртенче сабый дөньяга килгән. Никахларын рәсмиләштерүчеләр нибары – 7, аерылышучылар – 9 пар. “Язылышучыларның саны аз булу май аенда күпләрнең никахларын рәсмиләштерергә теләмәүләре белән бәйле”, – ди ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина.
Россия Президентының 200 мең сум акчалата бүләгенә быел районыбыз мәктәпләреннән 9 укытучы дәгъва кылды. Шулар арасыннан Кичкетаң мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Элмира Зиннәтуллинага “Киләчәк” программасы кысаларында 100 мең сум грант тапшырылачак.