ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2013 ел
җомга

Мең еллык бай тарихы булган, татарлар гына түгел, башка милләт халкы да сагынып көтеп алып бәйрәм итә торган Сабан туе безнең якларга да килеп җитте. Бу шимбәдә –  авылларда, ә якшәмбе көн, 9 июньдә, Әгерҗедә район Сабан туе гөрләячәк.

Узган атнада 4нче шәһәр мәктәбендә “Сыйныф җитәкчесе–2013” педагогик бәйге узды.

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Әлфия Афзалова башкаруындагы “Картаямыни соң йөрәк” җырын аеруча яратып тыңлый Әгерҗедә гомер кичерүче, шушы көннәрдә 95 яшен тутырган Задә апа ХӨСНЕТДИНОВА. Җыр сүзләре генә түгел, аның башкаручысы белән бәйле вакыйгалар аны ерак яшьлегенә алып кайта.

4 июньнән мәктәп яны лагерьлары үз ишекләрен ачты. 21 көн дәвамында 20 мәктәп яны лагеренда 900 бала ял итәчәк, ә 9 хезмәт һәм ял лагеренда 18 көн дәвамында 106 бала ялны хезмәт белән чиратлаштырачак. Лагерьларда укучыларны ике тапкыр кайнар ашату каралган.


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Менә бишенче ел рәттән районыбызның гына түгел, республикабызның матур, төзек төбәкләренең берсе булган Кичкетаң җирлегендә “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм уза.

3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

1 июнь – Балаларны яклау көнендә район Мәдәният сараенда “Мини-мисс” бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде. Быел бу бәйгедә шәһәребезнең балалар бакчаларына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы иң нәни 11 кызы катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрдәге оешма-предприятие җитәкчеләрен  авыл хуҗалыгы предприятиеләре буйлап читтән торып сәяхәткә алып чыкты. Ул “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасының дуңгызчылык комплексы, 2600 баш терлеккә исәпләнгән яңа мегаферма тормышы, “Наҗар”, “Сарсак-Омга” ширкәтләренең, авыл эшмәкәрләре Сәхиповлар, Марат Мөхәммәдиев, Рамил Исмәгыйлевның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләп, экранда әлеге хуҗалыклар тормышын чагылдырган фотосурәтләр белән таныштырды.

“Без бу мизгелне күптән көттек. Чөнки күпчелек халкын тимерьюлчылар тәшкил иткән микрорайондагы райпо кибетенә әллә кайчан ремонт кирәк иде инде. Ниһаять, җитәкчеләр үтенечебезгә колак салдылар. Бүген менә аны ачу тантанасына шатланып килдек”, – диделәр Тирсә авылының Вокзальная урамында яшәүчеләр.

Быел август аенда Әгерҗе шәһәренең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан район хакимияте шәһәребез дә “Чәчәк атучы Әгерҗе” бәйгесе игълан итә.

Район башлыгы Валерий Макаров  Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесун белән очрашты. Эшлекле әңгәмә барышында район җитәкчесе Әгерҗенең 75 еллык юбилеена әзерләнүдә тимерьюлчыларның ярдәме кирәклегенә басым ясады. “Шәһәребезне төзекләндерүдә, бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм булачак”, дип ышандырды тимер юл җитәкчесе Анатолий Федорович.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International