ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Райондагы “Хәрби туганлык” башлангыч оешмасы, икенче ел рәттән Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан яшь көрәшчеләр арасында бәйге оештырып, саллы гына бүләкләр өләшә. Узган җомгада Исәнбай Мәдәният йортында узган бәйге чын спорт бәйрәме рухы алды.

Әнә шулай дип белдерде Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә район мөселманнары белән очрашу вакытында.


5
апрель, 2013 ел
җомга

Район хакимиятенә шәһәребездәге банкларда бик еш зур чиратлар тезелүе, эштәге кешегә төрле түләүләрне түләп чыгыйм дисә, еш кына бер сәгатькә якын вакыт кирәк дип зарланып килүчеләр яки телефоннан хәбәр итүчеләр еш була. Район җитәкчелеге банкларлардагы хәлләр белән танышу өчен Әгерҗедәге өстәмә офисларның операция заллары буйлап йөреп кайтты һәм аларның җитәкчеләрен эшлекле сөйләшүгә җыйды.

Коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлар турында ишетеп, инде берәү дә гаҗәпләнмидер инде бүген. Тик бу саннар, чын мәгънәсендә,  “чәчләр үрә торырлык”. 1 апрельгә Әгерҗедә яшәүче 689 кешенең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 18 миллион (!) сумнан артып киткән.

Татарстанда Федерация Кубогына хоккей ярышлары буенча яңа турнир старт алды.

“Авыл егете–2013” бәйгесеннән алган тойгылар сүрелергә өлгермәде, Кадрәк клубы яшьләрне “Авыл кызы–2013” бәйгесенә җыйды. Җиде авыл кызы үз осталыкларын жюрига гына түгел, тамашачыларга да бик теләп  күрсәттеләр. Бар нәрсәгә оста, уңган-булган бу кызларның үзләренә генә хас матур сыйфатлары бик күп.


4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Әни еш кына “90 яшемне күрә алсам иде”, дип тели торган иде. Шөкер, бу көнне дә күрде”, – ди кызы Зөлфия әнисе Сәүдә ИБРАҺИМОВАның аркасыннан сөеп.


3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Шәһәрдә ташландык бакчалар булырга тиеш түгел. Бакчадагы буш йортларга хуҗаларын кире кайтарырга кирәк. Район җитәкчелеге әнә шундый максат куя бүген. Район хакимиятендә бакча ширкәтләре вәкилләре белән узган чираттагы киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды.    

Әгерҗе районы аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте призына кышкы елгада балык тоту буенча ярышлар узды.

12 апрельдә Әгерҗегә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Мөдәрис улы Ильясов килә. Ул гражданнарны 10-12 сәгатьләрдә кабул итә. Сорауларыгыз булса, алдан 21567 телефоны буенча язылып куегыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International