Әгерҗедә гомер кичерүче Сәүдә Ибраһимовага 90 яшь тулды. Юбилярны олы гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина котладылар һәм Россия Президенты Владимир Путин открыткасын, район башкарма комитеты җитәкчесе бүләген тапшырдылар. Гомере авыр хезмәттә үткән, утны-суны кичкән Сәүдә апа бүген кызы Зөлфия тәрбиясендә яши.
Боз сараенда Әгерҗе полициясе Кубогына IV хоккей ярышлары узды. Яшь хоккейчылар өчен җанатарга Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Ибраһимов, милиция ветераннары Сәүбән Сафаров, Фәрит Ваһапов та килгәннәр иде.
Уеннарда Ижауның “Ижсталь”, Әгерҗенең “Спутник-ДЮСШ”, “Спутник” командалары яшь хоккейчылары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча иң оста хоккейчыларга полиция Грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Тик ярышлар әле дәвам итә. Полиция Кубогын кайсы команда алуы якын көннәрдә билгеле булачак.
Боз сараенда икенче ел рәттән шорт-трек ярышлары узды. Ни кызганыч, быел катнашычулар гына бик аз булды. Хатын-кызлар арасыннан 2нче шәһәр мәктәбе укытучысы Гөлфия Шәймәрдановага тиңнәр булмады. Ә ир-егетләр арасыннанКирилл Фомин, Кирилл Булдаков, Динир Галиев I, II, III урыннарны бүлештеләр. Призлы урын алучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Узган ел ахырында 2013 һәм 2014-2015 елларда Татарстанда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы расланды. Әлеге документ гражданнарга бушлай күрсәтелүче медицина ярдәме төрләрен, табибларны ничек сайлау, алардан консультация алу, диагностик тикшеренү узу өчен күпме вакыт кирәклеген, пациентларга кем мәгълүмат бирергә тиешлеген һ.б. шартларны билгели.
Шушы көннәрдә Казанда татар кызлары арасында“Минем матурым–2013” бәйгесенең финал туры узды.
5 апрельдә “Хәрби туганлык” башлангыч оешмасы һәм балаларга белем бирү-савыктыру үзәге Исәнбай авылында 1995 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе уздыра. Башлана сәгать 10да.
Ижауда футбол буенча ачык турнир узды.
Турнирда Ижау, Сарапул, Воткинск, Әгерҗе шәһәрләреннән 10 команда катнашты. Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге яшь футболчылары (тренерлары – Андрей Бушмелев) 2000-2001 елгылар арасында җиңү яулады.
Районның административ комиссиясе Исәнбайдагы күчмә утырышта авыл Советы депутатлары, оешма-учреждение җитәкчеләре, полициянең участок вәкиле белән очрашты.
Агымдагы елның 18 мартында “ Административ хокук бозулар турында беркетмә төзергә вәкаләтле җаваплы затларның исемлеген билгеләү турында” район башлыгы карары кабул ителде.Хәзер административ хокук бозучыларга кемнәр беркетмә төзи ала? Шул турыда аңлатуын үтенеп, административ комиссиянең җаваплы секретаре Александр Шамшуринга мөрәҗәгать иттек.
Бу ханым мөселман хатын-кызларына хас булырга тиешле барлык сыйфатларны үзенә җыйган. Ул бик тыйнак, сабыр, ярдәмчел, кешелекле, гади, туган җанлы, гайбәт сөйләми, сер саклый белә... Сүзем – Әгерҗедә гомер кичерүче хаҗия Равилә ханым НИЗАМБИЕВА турында.