ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2013 ел
сишәмбе

Әгерҗедә гомер кичерүче Гыйльман ага ГАЙНЕТДИНОВка 25 февральдә 97 яшь тулды. Ул – районыбызда иң өлкән сугыш ветераны.

Девәтернәдә яшәүче 87 яшьлек сугыш ветераны Минһаҗетдин ага ЗИАТДИНОВ Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен шатланып, дулкынланып каршы ала.

Казанда узачак Универсиадага ике ай гына калып бара. Истәлекле елны районыбыз спортчылары да, төрле бәйгеләрдә катнашып, әледән-әле җиңү яулап сөендерәләр.

Хәзер яшьләр тарта торган төрле катнашмаларны киң куллана башладылар. Ләкин аларның күбесе бу катнашмаларның тормыш өчен куркыныч икәнен белеп бетермиләр.


22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Мөхтәрәм аксакал язучыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла ага Галиевның күптән түгел дөнья күргән “Йөрәк ярасы” китабын халыкка тәкъдим итү һәм аңа 85 яшь тулу уңаеннан Кырынды мәдәният йортында уздырылган кичәнең “Бәхет өчен күп кирәкме?” дип аталуы очраклы түгел. Кичә барышында һәркем бу сорауга җавап эзләгәндер һәм.... тапкандыр, мөгаен. 

Бу – безнең Габдулла ага!

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов янәшәсендәге бу нәни кыз Алинә КОЛЧИНА күптән түгел зур бәйгедә катнашты.

Укучылар арасында Арчада узган IX республика Спартакиадасында безнең районның да иң каты куллы укучылары катнашты.


10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Моннан 15 ел элек шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны Рәис–Нәзирә МӨХӘММӘДИЕВларга ышанып тапшырган Исәнбай авыл җирлеге Советының ул вакыттагы рәисе Вилин Шәйхетдинов ялгышмый. Бүгенгә кадәр бу гаилә армый-талмый әлеге хезмәтне намус белән башкара.

Әгерҗенең балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә Андрей Бушмелев җитәкчелегендә шөгыльләнүче 2000-01 елгы футболчылар Горький тимер юлларының Ижау бүлекчәсе өчен Түбән Новгород шәһәрендә мини футбол буенча ярышларда катнаштылар. Киров, Казан, Муром, Түбән Новгород, Ижау футболчыларын җиңеп, алар беренче урын яуладылар һәм “Россия тимер юллары” җәмгыяте уздырачак финал уеннарында катнашу хокукын алдылар. Финал уеннары май аенда Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.


9
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Мәрмәр таш турында һәркемнең ишеткәне бардыр. Ә менә мәрмәр итнең нинди булуын Ямурзадан эшмәкәр СӘХИПОВЛАР яхшы белә. Аларның гаилә фермаларындагы 320 терлек арасында нәкъ менә шундый ит бирә торган маллар да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International