29 мартта Боз сараенда РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге Кубогына традицион хоккей ярышлары старт ала. Анда 2001 елгы һәм аннан кечерәк командалар катнаша ала. Ярышлар 10 сәгать 30 минутта башлана.
30 мартта 3нче шәһәр мәктәбендә узачак кул сугышы ярышында үзебезнекеләр белән бергә Менделеев, Можга, Ижау спортчылары көч сынашачак. Башланасәгать 10да.
5 апрельдә “Хәрби туганлык” башлангыч оешмасы һәм балаларга белем бирү-савыктыру үзәге Исәнбай авылында 1995 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе уздыра. Башлана сәгать 10да.
Безнең районда эшмәкәрләр ни өчен аз? Эшмәкәрлекне алга таба ничек үстерергә, кайсы юнәлештә эшләү отышлырак? Узган атнада эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү барышында шушы сорауларга бергәләп җавап эзләделәр.
Мәдәният хезмәткәрләре быел һөнәри бәйрәмнәрен районның иң ерак авылларының берсе Исәнбайда бәйрәм иттеләр. Бу көнне бирегә күрше авыллардан да халык агылды.
Алабуганың Җиңел атлатика манежында Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә татар-башкорт спорт көрәше буенча V турнир узды. Альфред Сабирҗанов шәкерте – Көчек мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов 13 көндәшен җиңеп, I урынга лаек булды.
Девәтернәдә Нәүрүз бәйрәме башка еллардагыча җыр-биюләр һәм ярышлар белән бик күңелле үтте.
Язгы ташу вакытында шәһәребез буенча ага торган Әгерҗе елгасында затор булмасын өчен елга өстен, яр буйларын чүп-чардан, сынып төшкән агач ботакларыннан чистарту буенча район җитәкчелеге чакыруына күп кенә предприятиеләр кушылды.
Табигатьнең үз кануннары. Әле узган атнада гына температура плюс 5кә кадәр күтәрелгән иде. Бу шимбәгә исә синоптиклар минус 15-20гә кадәр төшәр, диләр. Кыш ничек кенә бирешергә теләмәсә дә, язгы ташкыннар башланырга да санаулы көннәр калып бара. Шәһәребез һәм авылларыбыз “зур су”га әзерме? Район хакимиятендәге киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары белән шул турыда сөйләштеләр.
“Көмеш каләм” яшь иҗатчылар район фестивале быел XIV тапкыр уздырылды. Ул Әгерҗе районы оешуга – 85, Әгерҗе шәһәре төзелүгә – 75 ел һәм Татарстанда “Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. Салагыш авылы бу көнне районыбызның иҗат әһелләрен, 12 мәктәптән каләм тибрәтүче укучыларны һәм аларның мөгаллимәләрен җыйды.
“Ел тәрбиячесе–2013” бәйгесенең сайлап алу турында 14 тәрбияче катнашты. Аларның алтысы алдагы этапларда да көч сынашты. Ә “Ел тәрбиячесе” исеменә кем лаек булды?
Ләйсән ШӘЙМӘРДАНОВА – моннан 10 ел элек Әгерҗедә беренче таксихезмәтен, 5 ел элек кабельле телевидение оештыручы бизнес-леди.