ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Кадыбаш һәм Девәтернә авыллары узган гражданнар җыелышларына халык зал тутырып килгән иде. Аларның һәркайсы җыелыштан канәгать булып кайтып киткәндер: җирлек башлыклары Илфат Рамазанов һәм Фәнис Йосыповның 2012 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән чыгышлары бик үтемле булды. Авыл халкы җитәкчеләрдән кызыксындырган сорауларына җаваплар да алды.


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Безнең районда таксида пассажирлар һәм багаж йөртү эшчәнлеген алып баруга нибары 70 шоферның хокукы бар хәзер. Әмма законсыз төстә йөрүче, рөхсәт кәгазе булмаган “бомбила”лар белән шәһәр тулган. 1 январьдан  автомобильнең кузовы ак яки сары төстә һәм рөхсәт кәгазе булганда гына пассажирлар йөртергә рөхсәт ителә. Әгәр шушы таләп үтәлми икән, таксистларга элек бирелгән рөхсәт кәгазе гамәлдә булып исәпләнми.

Узган елгы көзге чакырылышта безнең районнан 50 егет хәрби хезмәткә китте.

“Соңгы елларда авылыбызның төзекләнүенә, матурлануына сөенеп туялмыйм. Шөкер, “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасының “Исәнбай” бүлекчәсе, урта мәктәп, амбулатория, кирпеч заводы, янгын сүндерү бүлекчәсе булу авылыбыз халкын эшле итә. Барлык авыл җитәкчеләре дә безнең Фәнил Сираев кебек актив, эзләнүчән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсә, авыллар яшәячәк”, – дип фикерләре белән уртаклашты мәгариф ветераны Фәтхия апа Зарипова Исәнбайда узган гражданнар җыелышына килгәндә үк.


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Исәнбайда узган гражданнар җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та катнашты.


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Красный борда гомер кичерүче 95 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйният ага Москов бик күп сыйфатлары белән Туфан ага Миңнуллин әсәрендәге Әлмәндәр картка охшаган: тормышта күп авырлыклар күргән, сугыш михнәтләрен кичергән аксакал әле хәзер дә кышын кар көри, язын-җәен бакчада эшләргә ярата, көн саен зарядка ясый...

1 январьдан федераль законның алкогольле продукция әйләнешен һәм аны кулланудагы чикләүләрне тәртипкә салу турындагы яңа положение көченә керде. Хәзер кичке 10нан иртәнге 10га кадәр алкогольле продукция исемлегенә кертелгән сыра сату да тыела. Ларек, киоскларда  исә сыраны бөтенләй сатарга ярамый.

Әгерҗе муниципаль районында авыл җирлекләренең традицион отчет жыелышлары Иске Эсләк авылыннан башланып китте

16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

13 январьда Рабигүл-әүвәл ае башланды. Без аны башкача Мәүлид ае дип йөртәбез. Мәүлид сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “туу” дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы айда туган, шушы айда дөньядан үткән.

1958 елда төзелеп, бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән Ямурза башлангыч мәктәбе бинасы “икенче яшьлеген” кичерә бүген: ул Татарстанның  мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә заманча итеп ремонтланган, ә бер өлеше балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Узган атнада “Гөлчәчәк” балалар бакчасын ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International