ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Иж-Бубый – район үзәгенә иң якын авыл. Шулай булгач, башка авылларга караганда биредә тормыш та яхшырак, халык та баерак яшидер, проблемалары да азрактыр кебек тоела. Ә чынлыкта ничек соң? Гражданнар җыелышында халыкның бер-бер артлы сорау яудыруын күргәч, аларның да проблемалары “баштан ашкан” булуын күрдек.

“Бүгенге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә икътисадчы да, юрист та, төзүче дә, хуҗалык эшләрен алып баручы да булырга туры килә. Шулай да сезнең алдагы иң төп бурыч – нәниләргә тиешле тәрбия бирү. Бүген райондагы 28 балалар бакчалары да бу бурычны уңышлы гына үтәп киләләр”, – дигән сүзләргә аеруча басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова балалар бакчалары мөдирләре катнашында узган киңәшмәдә.

30 гыйнвар көнне гражданнар җыелышы Кырынды авылында узды.

29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

“Сезгә бу юлы сөенеп-шатланып килдем. Чөнки 2012 елгы эш күрсәткечләре буенча  Әгерҗе райпосы республикада III урынга күтәрелде. Бу – сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе. Шушы югарылыктан түбәнгә төшмәссез дип ышанам”, – диде узган атнада район кулланучылар җәмгыяте уполномоченныйлары белән очрашуга килгән “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов.

“Аларның бик тә җиңәселәре килгән иде һәм булдырдылар да!” – ди зур горурлык белән яшь футболчыларның тренерлары Андрей Бушмелев. Бу 11-12 яшьлек малайлар, “Мини-футболны – мәктәпкә” Бөтенроссия проектында катнашып, Татарстан беренчелегендә чемпион булдылар. Аларны мондый зур ярышта тәүге җиңүләре белән котлыйбыз!

Күләгәш җирлеге халкы гражданнар җыелышына бердәм булып, зал тутырып килгән иде. Җыелыш барышында да кайбер авыллардагы кебек авызларына су кабып, битарафлык күрсәтеп утырмадылар, район җитәкчеләренә борчыган проблемаларын ярып салдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин әйтмешли, кайбер мәсьәләләр буенча җитәкчелекнең күзен дә ачтылар.

Күләгәштә гражданнар җыелышында халыктан  сөт сатып алу  бәясенең бик түбән булуы турында сүз кузгатмаган булсалар, белмим, бу хәл тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән?


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

ТР буенча эчке эшләр министры, генерал-майор Андрей Хохорин приказы белән полиция майоры Ренат ИБРАҺИМОВ РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлек начальнигы итеп билгеләнде.

Кадыбаш һәм Девәтернә авыллары узган гражданнар җыелышларына халык зал тутырып килгән иде. Аларның һәркайсы җыелыштан канәгать булып кайтып киткәндер: җирлек башлыклары Илфат Рамазанов һәм Фәнис Йосыповның 2012 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән чыгышлары бик үтемле булды. Авыл халкы җитәкчеләрдән кызыксындырган сорауларына җаваплар да алды.


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Безнең районда таксида пассажирлар һәм багаж йөртү эшчәнлеген алып баруга нибары 70 шоферның хокукы бар хәзер. Әмма законсыз төстә йөрүче, рөхсәт кәгазе булмаган “бомбила”лар белән шәһәр тулган. 1 январьдан  автомобильнең кузовы ак яки сары төстә һәм рөхсәт кәгазе булганда гына пассажирлар йөртергә рөхсәт ителә. Әгәр шушы таләп үтәлми икән, таксистларга элек бирелгән рөхсәт кәгазе гамәлдә булып исәпләнми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International