Сәнгать мәктәбендә узган шигъри җанлы Рушания БАЙТИМЕРОВАның “Гомер көземдә – язым” исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр авторны чәчәкләргә күмделәр.
“Хуҗалыкта аның кебек өч механизатор булса, бөтен эшне гөрләтеп алып барырга була”, – дип мактап туялмый “Наҗар” ширкәте тракторчысы Рафил САДЫЙКОВны җәмгыятьнең директор урынбасары Ирек Сабирҗанов.
“Кайберәүләр картлык көннәрендә газиз балаларыннан да мондый кадер-хөрмәтне күрмиләрдер. Ә мин шундый рәхәттә яшим. Фәнилем белән Нәзиләм булмаса, туксанга да җитә алмаган булыр идем”, – ди Әгерҗедә Набережная урамындагы туганнарында яшәүче 90 яшьлек юбиярыбыз Нәкыя әби ГЫЙМАДИЕВА.
Шофер – иң кирәкле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе. Әтиемнең эшкә дәртләнеп, ашкынып баруын күрәм дә, күңелем шатлык белән тула.
Зөлхиҗҗә аена аяк бастык. Аның беренче ункөнлеге елның иң бәрәкәтле, хәерле көннәре булып тора.Гыйбадәтнең анасы Зөлхиҗҗәнең беренче ункөнлегендә Ислам диненең нигезе булган биш гыйбадәт (иман китерү, намаз, зәкят, ураза, хаҗ) берләшә. Шуңа күрә бу көннәрне “гыйбадәтнең анасы” дип атау да дөрес булыр.
Моннан бер ел элек Иж-Бубый мәдрәсәсенә нигез салынуга 230 ел тулуга багышланган конференциядә Иж-Бубый авылын, аның тарихи ядкарьләрен “Авыл-музей комплексы” дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган иде. Бер ел эчендә боз урыныннан кузгалганмы? Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров узган атнада әлеге авылда тарихи объектлар белән танышып йөргәндә, башта шул сорау бөтерелде.
Узган җомгада Варкләд-Бодьяда республика программасы кысаларында төзелгән клуб бинасын ачу тантанасы булды. Бүгенге көнгә әлеге программа буенча Татарстанда 18 яңа Мәдәният йорты ачылды. Алдагы ике елда тагын 92не ачу планлаштырыла, шуның 2се – безнең районда.