ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

1992 елдан ул район үзәк хастаханәсендә эшли


Аның нәселенең күп вәкилләре медицина өлкәсендә эшли. Әмма дүрт апасыннан Ләйсирә генә медицина эшчесе булды...

Яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтү программалары һәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлык 2024 елның 9 апрелендә #ЖилымРТ тугызынчы туры эфир үткәрә...

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән...

Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле  түләнә...


7
апрель, 2024 ел
якшәмбе

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр.

Көндез бераз, урыны белән уртача яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, йомшак бозлавык.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 метр тизлектә, көндез тизлеге 14 м/с.


Төнлә минималь температура 0.. 2˚.

Көндез һаваның максималь температурасы  6.. 11˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин...

10 апрель - Ураза-Бәйрәм


“Бәйрәм көнендә Арчаның “Нур” һәм “Хәсән” мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә - Коръән уку, 7.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе, 7.30 сәгатьтә - бәйрәм намазы. Мәхәлләләрдә мәчеткә бару вакытын имамнар хәл итә», - диде район имам-мөхтәсибе Габделкәр хәзрәт Гыйззәтуллин...

Визит кысаларында ул Кызыл Бордагы «Алмалы» савыктыру лагере базасында «Беренче Академия» профиль сменасы укучылары белән очрашты...

Шулардан - 11 кыз һәм 10 малай


ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, мартта Әгерҗе районында 21 бала дөньяга килгән: 11 кыз, 10 малай...

Шаршададагы авыл җыенында 2024 елда кешедән 500 сум җыярга килештеләр


«Үзара салым программасы булуы яхшы. Ул авыл җирлегендә күп кенә проблемаларны хәл итәргә булыша». Шаршада авыл җирлеге башлыгы Сергей ЗАЛЕТОВ шулай ук үзара салым программасының җирлектә шактый эшләр башкару мөмкинлеге бирүен раслый...


6
апрель, 2024 ел
шимбә

Аязучан болытлы һава. 

Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, аерым районнарда юеш кар.  

Көндез урыны белән бераз яңгыр.  

Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык, томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с ка күчә.


Төнлә минималь температура -1.. 2˚.

Көндез һаваның максималь температурасы 4... 7˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International