Азат Вәлиев райондашларыбыз белән туры эфирда аралашты

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев райондашларыбыз белән туры эфирда аралашты. Әгерҗе яшьләре инициативасы белән оештырылган чара бер сәгать дәвам итте һәм анда яңа җитәкче киләчәккә планнар белән уртаклашты, райондашларыбызның сорауларына җавап бирде.

Яшьләр парламенты рәисе Марсель Шахмин җитәкчелегендә барган әңгәмәнең кыскартылган вариантын, иң актуаль сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

– Азат Рөстәмович, безнең районга нинди уй-ниятләр белән килдегез?

– Мине бирегә Әгерҗе районына, аның халкына хезмәт итү теләге китерде. Мин озак еллар республикабызның Хисаплау палатында эшләдем. Баш инспектордан алып аудиторга кадәр юл уздым. Бүгенге көнгә дәүләт хезмәтендә эшләү буенча зур тәҗрибәм бар. Вазифам белән бәйле рәвештә Россия буйлап йөрергә, төрле тармакларга караган бик күп предприятиеләрне тикшерергә туры килде. Фәнни яктан да тәҗрибә туплау мәктәбе булды ул. Мәскәүдә кандидатлык диссертациясе якладым. Шушы еллар эчендә туплаган бай тәҗрибәне биредә дә кулланырга мөмкин булыр дип уйлыйм. 

•    Бүген безнең алда торган төп бурыч – социаль-икътисади үсеш рейтингында районны югарырак баскычка күтәрү. Бер команда булып, бер юнәлештә эшләгән очракта бу мөмкин эш дип уйлыйм. Кешеләрдәге намуслылык, тәртип, җаваплылык, инициативалылык, креативлык кебек сыйфатларга зур хөрмәт белән карыйм. Нәкъ менә шундый сыйфатка ия булган райондашларыбызга һәрчак теләктәшлек күрсәтергә тырышачакбыз.

– Үзегез, гаиләгез турында да сөйләп узсагыз иде.

– Мин Лаеш эшчеләр поселогында дөньяга килгәнмен. Без гаиләдә өч бала үстек: абыем һәм сеңлем бар. Әнием гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Әти районда төрле вазифаларда эшләп, район башлыгының беренче урынбасары вазифасына кадәр күтәрелде. Мине кечкенә вакыттан ук әти үзенә ияртеп йөртә иде. Аның белән бергәләп бик күп авыл хуҗалыгы, башка предприятиеләрдә булырга туры килде. Шуңа күрә эшләүче халыкның проблемалары кечкенә чактан ук таныш дип әйтергә мөмкин. Бераз алга китеп, шунысын да әйтми мөмкин түгел: мин гади эшчегә олы хөрмәт белән карыйм һәм аларның хезмәте һәрчак лаеклы бәяләнергә тиеш дигән позициядә торам. Авыл, андагы мәшәкатьле тормыш та таныш миңа. Үсмер чакта без Лениногорск районы Ялтау авылына әби-бабайларга кунакка кайта идек. Авылдагы тынгысыз тормыш, иртәнге сәгать дүрттә торып печән әзерләргә йөрүләр – барысы да бүгенгедәй истә.

Мәктәптә баштан ук яхшы укыдым дип мактана алмыйм.Әмма әдәбият фәненнән алган беренче “бишле” билгесе, әйтерсең, миңа канатлар куйды. Бераздан ударник булдым, ә мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында катнашып, күп тапкырлар призлы урыннар алганым булды.

Мәктәпне тәмамлагач финанс-икътисад институтына укырга кердем. Аны да бик яхшы билгеләргә тәмамладым. Тагын бер югары белемеме буенча мин – инглиз теле укытучысы. Монысы инглиз теленә булган кызыксынуым, яратуым белән бәйледер.

Кечкенәдән спорт белән дус. Бильярд, бадминтон, шахмат буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда урыннар алганым бар. Яраткан шөгылемә килгәндә, майлы буяулар белән рәсем ясарга яратам. Агачны уеп мебель ясау да – яраткан мавыгуларымның берсе. Балык тоту кебек шөгыльгә да битараф түгелмен.

Үз гаиләмә килгәндә, җәмәгатем белән кызыбызны тәрбиялибез.

– Райондашларыбыздан килгән сорауларга җавап бирүгә күчкәнче, бүген күпләрне борчыган мәсьәлә хакында фикерегезне беләсе килә. Безнең районда нинди социаль-икътисади үсеш нокталарын күрәсез?

– Районга килгәнче үк мин аның буенча бик күп статистик мәгълүмат өйрәндем. Шунысын әйтергә кирәк: үсеш өчен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә без зур игътибарны икътисадны үстерүгә юнәлтәчәкбез. Моның буенча эшне башлап та җибәрдек дип әйтергә мөмкин. Иң беренче эш итеп төрле инвесторлык вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырабыз. Әгерҗенең кирпеч заводында булдык. Дөрес, бүген аны кирпеч заводы дип атап булмый инде. Җиһазлары да иске. Әмма территориясе менә дигән. Алга таба бу мәйданны үстерү буенча төрле вариантлар карарбыз дип уйлыйм.

Киләчәктә Татарстанда ашлыкны тирән эшкәртүнең тулы бер комплексын булдыру күзаллана. Моның буенча берничә территория карала. Безнең администрация дә бу эштә актив катнаша. Нәкъ шул уңайдан районда шушы көннәрдә Россия ашлык берлеге вәкиле булып китте.Дөрес, географик урыны буенча Әгерҗе уңайлы урында урнашкан дип булмый. Әмма бездә тимер юл бар. Һәм бу – районның бик зур өстенлеге. Киләчәктә инвестицион проектларны тормышка ашырганда бу өстенлек, әлбәттә, һәрчак искә алыначак. Шушы көннәрдә генә Горький тимер юл җитәкчелеге белән эшлекле очрашу уздырылды һәм аның барышында да шушы фикерләр җиткерелде. Киләчәктә үсеш нокталарын булдыруда, әлбәттә, бу тармакның өлеше зур булыр, дип уйлыйм.

Автомобиль һәм тимер юллар кисешкән урында логистик үзәк төзү турында да күптәннән сүз алып барыла иде. Без әлеге проектка яңадан әйләнеп кайту турында карар кабул иттек. Әгәр товар агымын көйләүдә яңа логистик үзәк барлыкка килә икән, бу районга гына түгел, төбәк өчен дә икътисади яктан бик зур этәргеч булачак.

Тагын бер проект рекреацион, ягни халык күпләп ял итә торган зоналарны үстерү белән бәйле. Бу уңайдан соңгы көннәрдә генә берничә тапкыр Красный борга барырга туры килде. Анда да эшлекле очрашулар уздырдык.

Киләчәктә туризмны үстерүгә аерым игътибар бирелергә тиеш дип уйлыйм. Удмуртиянең күршедә генә урнашуы моның өчен уңай шартлар тудыра. Бу яклап безгә һөнәрчелек, төрле туристик маршрутларны үстерү юлларын эзләргә кирәк. Шушы көннәрдә генә районда атчылык юнәлешен җәелдерү буенча документларга кул куелды. Моңа да туризмны үстерүнең бер юнәлеше итеп карау дөрес булыр. Атчылыкны үстерү юнәлешенә без төрле яклап теләктәшлек күрсәтәчәкбез.

Агросәнәгать комплексын үстерү өчен дә потенциал җитәрлек дип уйлыйм. Эре инвестордан тыш, бүген бу юнәлештә эшләүче төрле хуҗалык формалары бар. Хуҗалык итүнең кече формаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз. Яшерен-батырын түгел: бүген нәкъ менә хуҗалык итүнең кече формалары дәүләттән күп чакта тиешле ярдәмне ала алмыйлар. Бу документларны дөрес тутырмау, дәүләт ярдәмен алуның шартларын белмәү белән бәйле. Моның нәтиҗәсе буларак күп кенә фермерлар бюджеттан субсидия, грантлар алалмый. Шуңа күрә эш башлаучы фермерлар һәм бүген эшләүче фермерларга ярдәм итү, файдаланылмый торган мәйданнар, ферма биналары эшкә җигү кебек гамәлләрне без аерым контрольгә алдык. Бу яклап үз фикерләребезне, күзаллавыбызны республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да җиткерәчәкбез.

Планнар зур. Моңа кадәр Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәтебез, төрле министрлыклар ярдәме белән башкарылган эшләрне алга таба бергәләп дәвам итәрбез дип уйлыйм. Бу яклап Әгерҗе районы халкына да әйтер сүзем бар: алга куйган планнарны тормышка ашыруда бердәм булыйк. Активлык, инициативалык хупланачак. Районыбыз үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләргә, тормышка ашырдай төрле рационализаторлык тәкъдимнәре белән чыгучыларга рәхмәт белдерүнең төрле формаларын уйлап табачакбыз. Моның буенча аерым положение эшләнәчәк. Мондый тәҗрибә бик күп төбәкләрдә кулланыла. Без дә әлеге ысулны үз эшчәнлегебездә нәтиҗәле файдаланырбыз дип ышанам. Гомумән, мин һәрвакыт аралашып, килешеп эшләү яклы. Алга таба моның өчен мөмкинлекләр тагын да артачак. Эшли башлавымның беренче көннәреннән үк Инстаграмда үз битемне булдырдым. Анда һәркем үзен борчыган сорауны бирә, проблеманы яктырта, үз тәкъдимен җиткерә ала. Һәр атнаның сишәмбе көне алга таба да райондашларыбызны кабул итү көне булып кала. Үзегезне борчыган сораулар белән әлеге көнне дә мөрәҗәгать итә аласыз. Моның өчен .... телефоннары буенча алдан язылырга кирәк. Гомумән, мин аралашу өчен һәрчак ачык. Эшлекле тәкъдимнәр белән килүчеләрне аеруча хуплыйм.

– Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт, Азат Рөстәмович. Сез сөйләгәннәрнең барысы да тормышка ашып, районыбыз икътисади яктан һәм башка күрсәткечләр буенча чәчәк атсын дип телисе генә кала.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/azat-vliev-rayondashlarybyz-beln-tury-efirda-aralashty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International