2нче мәктәп биш йөз мең сум грант отты

2017 елның 19 мае, җомга

2нче мәктәп коллективы, әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулый. Күптән түгел алар Россия күләмендәге “Уңышлы мәктәп“ бәйгесенең төбәк этабында 500 мең сум грант оттылар.

Әлеге җиңүләргә коллектив ничек ирешә? Мәктәп директоры Рөстәм ГОБӘЙДУЛЛИН белән әңгәмәбез – шул хакта.

–       Рөстәм Рәзилевич, әлеге бәйге турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.

– Ул ике этаптан торды. Беренче турда мәктәпнең өч елдагы эш күрсәткечләре “энә күзеннән“ үткәрелде. Болар – олимпиадалар, бердәм һәм мәҗбүри дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, мөгаллимнәрнең һөнәри бәйгеләрдә катнашулары. Ә Казанда узган икенче турга без тулы бер команда бардык. Мин – җитәкче, Оксана Дорось – укытучы, Фәридә Әшрәфҗанова – мәктәп музее кураторы, Эльнара Шиабетдинова – яшь укытучы, Наталья Мөфтәхетдинова әни ролендә. Без анда “Укучы уңышлы булган саен мәктәп тә уңышлы була“ дигән темага эссе тәкъдим иттек. Аның нигезендә “абруйлы булу“ формуласы ята иде.

“Социаль капитал үсеше“ проектын яклаганда барлык педагоглар бертөсле югары дәрәҗәдә эшләргә һәм һәр укучыга да сыйфатлы белем алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш дигән гыйбарәне якладык.

–       2нче мәктәп коллективы районда иң яше дисәм, ялгышмамдыр...

–       Безнең коллективның уртача яше – 36. Яшь педагогларның эшкә килүе белем бирү процессына уңай йогынты ясый. Алар санлы ресурслардан файдаланып эшләүгә бик тиз җайлашалар. Энергияләре ташып торган яшьләр өлкән укытучыларны да дәртләнеп эшләүгә рухландыралар. Яшь белгечләр өчен без кызыксындырырлык шартлар да тудырырга тырышабыз.

–       Укытучылар, укучылар яулаган уңышлар белән дә таныштырып үтсәгез иде.

–       Укытучыларыбызның ел саен төрле грантлар ияләре булуларына сөенәбез. Быел гына да Любовь Никитина – “Өлкән укытучы“, Наталья Мөфтәхетдинова – “Укытучы-остаз“, Оксана Дорось, Фәридә Әшрәфҗанова, Гөлсирә Неклюдова  “Укытучы-мастер“ республика грантларын яуладылар.

Мәктәбебездә 16 түгәрәк эшли. Спортчыларыбыз арасында Татарстан, Удмуртия, Россия, Европа чемпионнары бар. Робототехника түгәрәге әгъзалары “Робот, стартка!“ республика бәйгесе һәм Россия күләмендәге олимпиада җиңүчеләре булдылар. “Тургай“ экотеатры “Радужная сцена“ республика фестивале, “Кап-Эль“ җыр ансамбле – “Йолдызлык-Созвездие“ телефестивале призерлары, “Голден“ бию төркеме – Удмуртиядә узган Кадет балы җиңүчесе.

Баланың уңышында гаилә дә зур роль уйный. Без, беренчеләрдән булып, “Әти мәктәптә“, “Минем белән сөйләш, әни“ проектларын эшләдек. Бөтен гаилә белән катнашучы хәйрия ярминкәләре уздыру да – мәктәбебездә күптәнге һәм матур традиция.

Дөресен әйтергә кирәк, мәктәп традицияләр белән көчле ул. Кадетлар хәрәкәтен үстерү максатыннан без Батырлык дәресләре, Россиянең хәрби даны көне, Кадетлыкка кабул итү, Патриотик җырлар фестивале уздырабыз. Мәктәбебез Яшь армиячеләр хәрәкәте буенча база мәйданчыгына әйләнде. Без “Десантник“ хәрби-патриотик лагере белән хезмәттәшлек итәбез. Укучыларыбызның парашюттан сикерү буенча разрядлары да бар. “Бурыч“ эзләнү оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә торуыбызның нәтиҗәсе буларак, июль аенда балалар беренче тапкыр Ленинград өлкәсенә казу эшләренә барачаклар. 

–       “Уңышлы мәктәп“ бәйгесендә откан 500 мең сумны нинди максатларда файдаланырга җыенасыз?

–       Әлеге акча укытучыларыбызның һөнәри осталыгын үстерүгә тотылачак. Бу – Санкт-Петербургта, Татарстан лицейлары һәм гимназияләрендә стажировкалар узу, квалификация күтәрү курслары, Мәскәү белгечләре ярдәме белән тренинглар, семинарлар, мастер-класслар уздыру.

Бу уңышларыбыз – педагогик коллективның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе ул. Тырыш хезмәтләре өчен мөгаллимнәргә, мәктәп белән актив хезмәттәшлек иткәннәре өчен әти-әниләргә, безнең идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итүче мәгариф идарәсе һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш – Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International