Талпаннарның иң зур активлыгы Татарстанның алты районында күзәтелә. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина хәбәр итте.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина онлайн режимында Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай һәм Мөслим районнарында Пенсия фонды бүлекчәләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде. Төп тема гражданнарга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру булды, ә атап әйткәндә, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр һәм 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә апрельдән алып июньгә кадәр айлык түләүләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
29 май көнне Россиядә эретеп ябыштыручылар көне билгеләп үтелә. дата рәсми расланмауга карамастан, 30 ел дәвамында Россия сварщиклары майның соңгы җомгасында һөнәри бәйрәм белән котлаулар кабул итә.
Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан
Дәүләт Думасы ахыргы, өченчесендә, студентларга мәктәпләрдә укытырга, балалар түгәрәкләре һәм факультативлар алып барырга рөхсәт итә торган закон проектын кабул итте.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.
Электрон имза куллану керүчеләрдән югары уку йорты сайлаганда мөмкинлекләрне сизелерлек арттыра, беренчедән, абитуриентлар шунда ук берничә югары уку йортына документлар тапшыра ала, икенчедән, аларның кабул итү комиссиясе белән элемтәләрен гадиләштерә. Мәсәлән, Татарстаннан абитуриент, республика чикләреннән чыкмыйча гына, Мәскәү югары уку йортына документлар бирә ала. Шул рәвешле, вакыт кына экономияләнми - документлар кабул итү комиссиясенә бик тиз эләгә, - әмма кергән акчаларны да сайланган уку йортына кадәр юлга сарыф итә. Югары уку йортына дистанцион рәвештә документлар тапшыру өчен кирәк булган бөтен нәрсә - кирәкле документлар пакеты һәм керүченең электрон имзасы сертификаты булу.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.