ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Халыкны социаль яклау һәм “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре тырышлыгы белән ветераннар яши торган йорт ишегалларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мини-концертлар тәкъдим ителде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында 6нчы май көнне авыл җирлеге, китапханәче, мәдәният йорты техник хезмәткәре катнашында  Девәтернә авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә салынган һәйкәл тирәләрен чистарту, һәйкәлне тәртипкә китерү, буяу эшләре оештырылды.

Гали авылында яңа һәйкәлне төзү эшләре ахырына якынлаша.

Җиңү көне алдыннан "Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистлары Гражданнар Сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан "Форпост" үзәге, "Авангард" Яшьләр үзәге, "Ровесник" клубы хезмәткәрләре "Горурлык" патриотик акциясе уздырды: алар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына обелиск, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат-саклаучыларның хәрби каберлекләре, Әгерҗе шәһәренең 2785 нче эвакуация госпитале территориясендә төзекләндерү һәм санитар чистарту үткәрделәр.

18 яшьлек Әгерҗе егете Максим Грошев сезон нәтиҗәләре буенча "Нефтехимик" ХКның иң яхшы яңа уенчысы дип танылды

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалы студентларына азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Коры паекның авырлыгы 32 килограмм тәшкил итә.

8 майга районда короноварис йоктыруның яңа очраклары теркәлмәде, – дип хәбәр итә баш табиб Эдуард Овчинников. – Әлеге авырудан терелгән 6 кеше исәптән төшерелде. Өч кешедә шикле-уңай нәтиҗә барлыгы мәгълүм. Роспотребнадзор карары буенча 24 кеше, шул исәптән 5 бала күзәтүдә тора.

9 майда 22.00 сәгатьтә Россиянең барлык шәһәр һәм авылларында яшәүчеләр хәтер билгесе итеп тәрәзә янына киләчәкләр һәм "Җиңү фонариклары"н кабызачаклар

Республикабызның иҗат әһелләре дә Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте

Татарстанда "Солдат язмышы" онлайн-проекты гамәлгә ашырыла


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International