ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы хәзерге шартларда кредит бирү һәм лизинг мәсьәләләре буенча республика эшкуарларына тәкъдимнәр әзерләде.

Оешма дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 8: 00 дән 17: 00 гә кадәр; сишәмбе, пәнҗешәмбе 8: 00 дән 19: 00 га кадәр; шимбә 8: 00 дән 13: 00 гә кадәр эшли. Документларны тапшыру яки әзерләрен алу өчен кабул итүгә алдан язылып куярга кирәк. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында, шулай ук КФҮ колл-үзәгенең 8(843) 222-06-20 телефоны буенча эшләргә мөмкин, дип хәбәр итте "Әгерҗе хәбәрләренә" КФҮ белгече Наталья Әхмәтҗанова.

Бүген полициянең участок уполномоченные Юрий Глезденев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Баженова һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова составындагы патруль төркеме К. Маркс урамында урнашкан кибетләрне тикшерде.

"Әгерҗе хәбәрләре"нә Әгерҗе ОКО начальнигы Ю.П. Моисеев аңлатканча, "Энергосбыт" кассасы дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00 дән 16.15 кә кадәр, шимбә көнне 9дан 12.30 га кадәр эшли.

Коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова халыкка мөрәҗәгать итә:

РФ Хөкүмәтенең 16 апрельдәге карары нигезендә, бу дистанцион эшкә күчмәгән һәм ялда булмаган эшләүче пенсионерларга кагыла. Чара COVID-19 таралышына каршы көрәш өчен гамәлгә ашырылган.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 ел ахырына кадәр юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата җир законнары таләпләрен үтәүне планлы тикшерү туктатылган. Мондый карар Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә кабул ителде.

21 апрельдә 7.10 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда «яңа көн» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина белән әңгәмә узачак. Татарстан Росреестры вәкиле радиотыңлаучыларга үз-үзеңне изоляцияләү шартларында күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләячәк.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән чаралар вакытында, районара прокуратурада гражданнарны кабул итүне оештырганда, санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәү тәэмин ителгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International