ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясендә гражданнарга ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары)

17 апрельдә Дәүләт Думасы үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү турындагы закон проектын беренче укылышта карады.

17 апрельдә пленар утырышта Дәүләт Думасы өченче укылышта коронавирус шартларында ярдәм чаралары комплексын тәэмин итүгә юнәлдерелгән законнар кабул итте.

Дәүләт Думасы өченче укылышта Салым кодексына төзәтмәләрне кабул итте, алар нигезендә оешмаларның шәхси саклану чараларын, тест-системаларны һәм коронавирусны диагностикалау һәм дәвалау өчен медицина җиһазларын сатып алу чыгымнары табышка салым исәпләгәндә чыгымнарга кертеләчәк. Төзәтмәләр пандемия шартларында салым түләүчеләрнең чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән.

"Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесенең Әгерҗе районы филиалы эпидемиология хәленең начараюы сәбәпле гражданнарны дистанцион кабул итә.

Коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова райондагы оператив хәлләр турында хәбәр итте. Бүгенге көндә коронавирус белән авыруның расланган өч очрагы бар. Алар барысы да өйдә дәваланалар. 51 контактлы зат Роспотребнадзор карары буенча карантинда.


19
апрель, 2020 ел
якшәмбе

17
апрель, 2020 ел
җомга

Бүгенге көндә районда эпидемиология вәзгыяте контрольдә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International