Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә грантлар бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Шаршады авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Чеховны бергә укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2,4 нче сыйныф укучылары өчен Мәктәптә «кеше күңеленең нечкә белгече»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залында авыл җирлекләре җитәкчеләре урынбасарлары өчен укыту семинары узды.
2020 елның 28 гыйнварында 60 яшьтән олырак ир-атлар һәм 55 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында шахмат һәм шашка буенча Х Республика темпо-турнирының муниципаль этабы узды.
27 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Страсбургта Европа Советы Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе уза. Россия делегациясе составына Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина керә.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка кергән фермерлар өчен шактый өстенлекләр каралган. Беренчедән, бу - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Европа Советы Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе барышында юридик мәсьәләләр һәм Кеше хокуклары буенча Комитет төзәтмәләр проектын Венеция комиссиясенә җибәрергә һәм аның фикерен халыкара хокукка туры килү-килмәү турында сорарга карар кылды. ПАСЕдагы Россия делегациясе моны Россиянең эчке эшләренә тыкшыну омтылышы дип саный.
“Олимп“ спорт комплексы һәм 3нче мәктәп базасында “Мәктәп волейбол турниры“ның беренче республика этабы узды.
Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе итеп «Әгерҗе радиосы» директоры Гөлия Хәмит кызы ЗАКИРОВА сайланды.
Кичә 3нче мәктәптә тарих укытучысы Гоголева и.в. 6-10 сыйныф укучылары өчен «блокадалы икмәк»дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер дәресе үткәрде.