Дәүләт Думасы беренче укылышта «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең Милли гарантия системасын үстерү максатларында үзгәрешләр кертү хакында " закон проектын кабул итте.
Химчистка хезмәтләре күрсәткәндә барлыкка килгән гражданнарның дәгъвалары химчистка кабул ителгән әйберләрне бозу (зарарлау) яисә аны югалту белән бәйле.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 21 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча, шулай ук 8(85551) 2-46-38 номеры буенча шалтыратырга мөмкин
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 20 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр тәмәке тартмаучы никотинсыз продукция әйләнешенә контрольлек итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча, шулай ук 8(85551) 2-46-38 номеры буенча шалтыратырга мөмкин
Дәүләт Думасы беренче укылышта ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану турында закон проектын кабул итте.
Сарсак-Омга авыл җирлегендә район башлыгы Валерий Макаров катнашында гражданнар җыелышы узды. Әлеге җыелышка Сарсак-Омга лицее укучыларының ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чыгышы тәкъдим ителде.
Дәүләт Думасы, кергән төзәтмәләрне исәпкә алып, Россиядә даими укучы чит ил студентларына махсус рөхсәт алмыйча, укудан буш вакытта эшләргә рөхсәт бирүче закон проекты икенче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга заявкалар җыюны дәвам итә.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын ала алалар. Бу акчаларны чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.
17 январь көнне Шаршады авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге белгечләре халыкны кабул итте.