ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Сабан туе – ул күңелле ярышлары, җыр-биюләре, матур күренешләре белән истә кала торган иң мавыктыргыч бәйрәмнәрнең берсе.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер яшь ханым мөрәҗәгать итте. Ул үзенең хатында тырнакларын ясату (маникюр, шеллак) өчен матурлык салонына мөрәҗәгать итүе турында язган. Әмма икенче көнне үк тырнакларындагы лагы куба башлаган моның. Ханым, нишләсен, янә матурлык салоны тарафына юл тоткан. Әмма анда тырнак ясаучы мастер башкарылган эшендәге кимчелекләрне юкка чыгарудан кискен төстә баш тарткан.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй алдыннан Әгерҗе урамнарында җигелгән атларга утырып, тирә-якны гармун моңарына күмеп бүләк җыйдылар.

Көндез һәм кич республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булы ихтимал.  

Милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан Тәбәрледә дә бүләк җыю оештырдылар.

Май аенда районда 20 сабый дөньяга килгән. 12 гаиләдә – малай, сигезендә кыз тууны бәйрәм иткәннәр.

5 июньнән өч атна дәвамында 940 бала 18 мәктәп яны лагеренда ял итә, сәламәтлеген ныгыта.

Балалар ир-ат эзеннән барып, аның машина номерын язып алганнар һәм полициягә хәбәр иткәннәр.

"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында 2020 елда мелиорацияләнгән җирләрнең мәйданы ике тапкырга артып, 1 мең гектарга җитәчәк.

Рамазан гаете уңаеннан Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International