ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Кичә фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне иде. Шул уңайдан “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина, Әгерҗедә яшәүче Валентина Титова янына барып, күчтәнәчләр тапшырды.  

Бер ай дәвамында районда иҗат коллективлары арасында “Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесе барды.

Бүген Тирсә авылының күп кенә оешма-учреждение хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.

Биектау башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Кошлар көненә багышланган бик матур бәйрәм булган.

Тирсә һәм Әгерҗедән Лилия Сибатова һәм Азалия Гыйльметдинова Түбән Камада узган “Татар кызы“ республика бәйгесенең зона этабында катнаштылар.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Спутник“ футбол командасы, Мәскәүдә Бөтенроссия турнирында катнашып, өченче урын алды.

Милләтебез Анасы Мөхлиса Бубига 150 ел тулуга багышланган “Буби укулары“нда Казан, Әгерҗе, Арча, Ижау, Кече Пурга, Түбән Кама, Лаеш, Балык Бистәсе, Пермь краеннан килгән 150дән артык укучы һәм педагог “вокал”, “конферанс”, “кул эшләре”, “музыкаль инструментларда уйнау” кебек номинацияләрдә осталыкларын күрсәттеләр.

Быелгы язгы чәчү вакытында Әгерҗе районы басу-кырларында 102 трактор эшләячәк. Туфрак эшкәртү өчен 40 культивация һәм БДМ әзер. 24 чәчү агрегаты, биш чәчү комплексы да төзекләндереп бетү алдында тора.

“Мәдәни салават күпере“ район смотр-бәйгесенең Девятернядагы зона турында алты Мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗат коллективлары катнашкан.

Сайлап алу ярышларында республика исеменнән конкурсантлар, экспертлар һәм тим-лидерлар чыгыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International