ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина "Татарстан Республикасы Ел студенты – 2018 " югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен Республика премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Россия студентлары көнендә, 25 гыйнварда, Казанда тантаналы шартларда республиканың мең ярымнан артык студенты җыелды.
 


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Мәскәү өлкәсендәге “Патриот“ паркында РФ Кораллы Көчләренең төп чиркәве территориясендә “Хәтер юлы“ дип аталган заманча комплекс ясала. Анда урнаштырылган интерактив экспозициядә Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр батырның  фотосурәтен карау мөмкинлеге булачак.

19 январьда Казанда “Манзара“ дип исемләнгән спорт һәм музыка бәйрәме узды.

Кодаш авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов катнашында халык җыены узды.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Радик Мәүлиев сыер савучылар арасында “Иң күп сөт савучы“ бәйгесе игълан итте.

1 февральдә Әгерҗедә тәүге тапкыр “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры үтә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә мәктәпләрдә  дәресләрне үткәрмәү  турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде.

Туганлык, күрше хакының кеше яшәешендә иң кирәкле һәм кыйммәтле сыйфатлар икәнен тагын бер кат күрдек Касай авылына тыл һәм хезмәт ветераны Рәшидә Әхмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котларга баргач.

18 гыйнвар көнне Сарсак-Омга авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Николаева Тамара Сергеевна 2018 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты, шулай ук 2019 елга планнар турында сөйләде.
 

Татарстанда телефон, компьютерлардагы төрле кушымталарга СМС-хәбәр юллап пенсионерларны алдау очраклары булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International