ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы РФ мәдәният турындагы законнарына театр, мәдәни һәм күңел ачу чараларына законсыз рәвештә билетлар сату очракларын бетерүгә юнәлдерелгән төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Татарстан Росреестры, барыннан да элек, потенциаль сатып алучыларга күчемсез милек объектын сатып алу алдыннан, килешү төзелгәнче, милекче үзе күчемсез милекне сатарга һәм сатучыдан күчемсез милек объектына хокук билгеләүче документлар булуын тикшерергә теләк белдерүен расларга тәкъдим итә. Мондый документлар, мәсәлән, хосусыйлаштыру, бүләк итү, сату-алу, өлешләп катнашу килешүләре һәм башкалар булырга мөмкин.
 

Җир кишәрлеге чикләрен аныклаганда күршедәге җир биләмәсенең моңарчы билгеле булмаган чикләре дөрес түгел яисә төгәл генә төзәтелергә мөмкин. Өстәвенә, барлык чикләр, ә чиктәш өлеше генә түгел. Бу нинди очракларда кирәк?

Авыл җирлекләрендә уза торган традицион җыеннарга старт бирелә.

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге киңәшмәсе узды.
 

Әгерҗенең һәм авылларның яңа ел бизәлеше буенча конкурска йомгак ясалды. Урыннар түбәндәгечә бүленде.
 

Район кулланучылар җәмгыятенең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган җыелышы узды.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Яңа Акхуҗада яшәүче Әкълимә әби Йосыпованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Валерий Макаров, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльза Гыймазова котлады.

18 январьда 19 сәгатьтә “Орешник“ ял паркында тәүге тапкыр гаиләләр арасында чаңгы буенча эстафета уза.

Әгерҗе районындагы “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбенең “Экология, саклау, коткару“ түгәрәге әгъзалары белән берлектә Иж елгасындагы балыкларның үлеменә юл куймас өчен “Балык булсын“ акциясе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International