ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Укучыларның көзге каникулы 31 октябрьдә башлана.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Девәтернә инвалидлар җәмгыяте рәисе Ситдикова Г.  тәкъдимен хуплап, бер төркем ветераннар  октябрь аенда мәдәният йорты җитәкчесе, китапханәче белән берлектә Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл тирәсенә  күпъеллык чәчәкләр утырттылар. Аларга бу изге эшләренә рәхмәт белдерәбез!

22 октябрь көнне "Форпост" үзәгенең оперотряды чираттагы тапкыр Туганнар каберендә өмә үткәрде. Чөнки сугыш елларында һәлак булган якташларыбыз истәлеге истәлекле көннәрдә гена яшәргә тиеш түгел. Кайчагында яшьләргә патриотлык хисе хас түгел, диләр, әмма "Форпост"үзәге активистлары моның алай түгеллеген янә һәм янә раслыйлар. Без геройлар турында истә тотабыз һәм истә тотачакбыз да...

Бүгенге көндә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында Татарстанның 400дән артык торак пункты чикләре турында мәгълүматлар бар. Бу республиканың барлык торак пунктлары чикләреннән 13%. Мәгълүматларны ЕГРНга тапшыру эше дәвам итәргә тиеш.
 

Россиялеләр пенсиядә яшәү өчен кирәкле керем дип атадылар
 

Бүген Әгерҗе районы хәрби комиссариатында узган елның көзендә армия сафларына алынган Әрем авылы егете Айнур КӘРӘМИЕВны каршы алдылар.

Төркиянең Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты төгәлләнде.

25 октябрьдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Менделеев шәһәре, Фомин урамы, 19) Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев халыкны кабул итә.

Шәхси милекләрендә торак, гараж, корылмалар, җир участоклары, транспорт чаралары, төзелеп бетмәгән объектлары булган гражданнарга салым түләр чак җитте. Физик затларның милкенә, транспорт һәм җир салымнарын, аерым очракларда физик затларның кеременә салымны 3 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.

Быел Әгерҗе районыннан 33 егет хәрби хезмәткә алыначак. Солдат каешы буарга әзерләнүче әлеге егетләр өчен бүген “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International