Элек-электән килгән матур гадәт буенча Иж-Бубый авылы Сабантуйга бүләк җыю традициясенә кушылды.
Әгерҗе районы Көчек авылында туып-үскән, кечкенәдән кул көрәше белән мавыгып, күп тапкыр Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионнары булган Миләүшә Гыймрановага Россиянең спорт министрлыгыннан Россиянең халыкара класслы спорт мастеры таныклыгы һәм күкрәк билгесе кайтты.
“Кировское“ ТОСы, республика программасында катнашып, 500 мең сум грант откан иде.
Футбол буенча Дөнья чемпионатына санаулы гына көннәр калып барганда Яңавылда зур спорт бәйрәме уздырылды.
Сабан туен һәркем – олысы-кечесе, читтә яшәүче якташлар, туганнар сагынып көтеп алалар. Һәркайда милли бәйрәмгә әзерлек бара. Мәдәният хезмәткәрләре Сабан туен үзенчәлекле итеп уздыру өчен программа төзиләр, артистлар репетицияләр ясыйлар, көрәшчеләр бил алышырга әзерләнә...
Быел Әгерҗедә борынгыдан калган матур традицияне яңартып, шәхси секторда яшәүчеләрдән милли бәйрәмебез Сабан туена бүләк җыюны оештыралар.
Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Альмира Хәбибуллина Болгариядә узган кул көрәше буенча Европа чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтты.
"Кешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, - дип искәртте бу уңайдан Дмитрий Медведев.
17 июньдә Әгерҗе ипподромында район Сабан туе гөрләячәк.
Күптән түгел юл хәрәкәте кагыйдәләре яңа вазифа белән тулыландырылган иде.