ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Үтәгәндә туып-үскән, бар гомерен Ижау шәһәрендә уздырган, картлыгын кызы һәм кияве тәрбиясендә Исәнбайда үткәрүче Галия апа ХУҖИНА бүген 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

 


9
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген Әгерҗедә беренче тапкыр район хәрби комиссары Кубогына мәктәп укучылары арасында кышкы биатлон ярышлары узды.

 

Кышкы Олимпия уеннарына старт бирелгән көнне Әгерҗедән йөзләгән спорт сөюче “Россия чаңгы юллары – 2018“ акциясенә кушылды.

 

11 февральдә сәгать 10да Иж-Бубый мәктәбендә озак еллар мәктәп белән җитәкчелек иткән Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә аның уллары Искәндәр, Марат, Булат шахмат турниры уздыра.

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында дөньяга килгән, беренче белемен урман хуҗалыгы буенча алган Красный бор мәктәбе директоры Резидә КАЮМОВА шушы көннәрдә матур юбилеен билгеләп үтә.

 

2008 елның февралендә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында ачылган Әгерҗедәге “Спутник” Боз сараена – ун ел.

Узган ел Әгерҗе районында 25 янгын булды һәм аларда ике кешенең гомере өзелде. Республикада 3202 янгында 141 кеше һәлак булган.

 

90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Әнисә әби Фәсфетдинова тумышы белән Мөслим якларыннан.

17 февраль Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортларында концерт куя. “Җырларыбыз сезнең өчен“ дип исемләнгән концертка рәхим итегез!

 

Районыбызда җиде ел инде бик матур традиция яшәп килә. Тугызбуй төбәгенә караган  Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк авыллары җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров һәм район Советы депутаты, “ЭнергоСервис–Әгерҗе“ ширкәте директоры Илфат Ямалиев елга ике тапкыр яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе уздыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International