Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге икенче филиалында укуларын тәмамлап 50 егет студент тормышы белән саубуллашты. Аларның өчесе кызыл дипломга ия булды: Александр Макаров, Линар Таипов, Илнур Хаҗиев.
Бертуган Искәндәр, Марат, Булат Җиһангәрәевлар озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм Әнвәр улы истәлегенә туган авыллары Иж-Бубыйда райондашлар арасында шахмат турниры уздырдылар.
Әгерҗедә хезмәт коллективлары арасында да ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) нормаларын тапшыру популярлаша.
Иске Эсләк балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның һәрберсе әтиләре белән бергә җимлекләр ясап алып килергә дигән биремне бишлегә башкардылар.
Безнең Тирсә авылы Мәдәният йорты төрле чаралардан гөрләп тора. Шуңа карамастан, чираттагы концерт-тамашаны аеруча көтеп алдык.
Авыл халкы өчен сөтне каймак, май, эремчек итеп эшкәртеп сату күпкә отышлырак бүген. Чөнки сөтнең бәясе бик түбән, әле якын арада гына уңай якка үзгәрешләр дә көтелми.
“Бердәм Россия“ партиясе 1941-45 еллардагы фронт хатларын бергә туплау һәм системага салу буенча “Тарихи хәтер“ исемле интернет-проект тәкъдим иткән иде.
Алабугада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ бәйгесенең зона этабы узды. 8 районнан килгән 28 катнашучы “Хатын-кыз – әни“, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият“, “Хатын-кыз – лидер“, “Хатын-кыз – бизнес-леди“ һәм башка номинацияләрдә осталыкларын күрсәттеләр.
10 нчы февраль көнне Девәтернә авылында “Чаңгы юллары-2018” булып узды. Мәктәп укучылары, укытучылар, яшьләр, өлкәннәр, авыл җирлеге хезмәткәрләре – барлыгы 60 кеше катнашында узган әлеге чара бик күңелле, файдалы үтте.
Казанда XXIII КВН телевизион фестивале гала-концертында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 77 команда арасында Әгерҗенең “САГА“ командасы да чыгыш ясады.