“Исәнбай“ бүлекчәсендә 500 баш мөгезле эре терлек өчен икенче уңышны җыеп алганчы җитәрлек күләмдә азык әзерләнде. Басуда бер генә рулон печән дә, салам да калмады. Барысын да ташып өеп куйдык. Без кышка тыныч күңел белән керәбез“, – ди “Исәнбай“ бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Нәгыймов.
Озакламый Әгерҗедә яңа объектлар кулланылышка тапшырылачак. Алар арасында яңартылган вокзал алды мәйданы да бар.
Безнең районда тугыз – реабилитацияләнгән, ике репрессия корбаны яши. Искә алу көнендә аларга район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.
30 октябрь – Россиядә хәрби-диңгез флоты оешкан көн. Ул 1696 елда Петр I таләбе буенча барлыкка килә. Безнең районда 300дән артык диңгезче булуы билгеле.
Әгерҗе районы мөхтәсибәте Төрдәле мәчете белән берлектә мәзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. 32 азанчы, яшьләре буенча бүленеп, дүрт яшь төркемендә көч сынашты.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
Кеше сәламәтлеге сагында торучылар дигәндә, гадәттә, ак халатлы шәфкать ияләрен күз алдына китерәбез. Әмма авыру тормышы өчен көрәштә аеруча осталык, хезмәтеңне тирәнтен белүне таләп итә торган тагын бер һөнәр ияләре бар, алар – ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр.
24 нче октябрь көнне Девәтернә мәктәбендә ТР Конституциясе кабул итүнең 25 еллыгына Парламент дәресе үткәрелде. Дәрескә чакырылган Девәтернә авыл җирлеге Советы депутаты Муратов К.Н. укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде. Сүз Татарстан парламенты, “Конституция – илнең төп законы”, РФ һәм ТР дәүләт органнары, депутатлар турында барды.
29 октябрьдә, якшәмбе көн, сәгать 9да Кырындының Төрдәле мәчетендә район күләмендә зурлар һәм балалар арасында азан әйтү бәйгесе була.