ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдә узган “Россия.ру-2017“ Халыкара телевизион IT-проект бәйгесендә катнашып, Укучыларның “Кашыкчылар“ ансамбле (җитәкчесе – Юлия Мөхәммәтҗанова) – беренче, “АРТ“ скрипкачылар ансамбле (Алия Заһидуллина) өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

 

Бу атнада Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте идарәсенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Гүзәл ШӘФИГУЛЛИНА килде.

Кадыбашның үрнәк гаиләләре белән кызыксынганда авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов иң беренчеләрдән булып Арслановлар гаиләсен атады. Чыннан да, тормышлары матур, мәгънәле, рухи яктан бай, киләчәкләре өметле Расих–Лилия АРСЛАНОВларның.

 

28 октябрьдә, шимбә көн, Әгерҗенең олы базары мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләячәк.

14-22 октябрьдә Сочи 20 меңнән артык XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале делегатларын кабул итте. Делегатлар һәм волонтерлар арасында әгерҗелеләр дә бар иде. Без алардан фестивальдән алган хис-тойгылары белән уртаклашуларын үтендек.

Татарстан халкы быел этнографик белемен 3 ноябрьдә тикшерә алачак.

 

“Сарсак-Омга“ ширкәтендә өч атна эчендә бер сыердан сөт саву күләмен өч килога кадәр арттыра алганнар. Хәзер бер сыер ун килога кадәр сөт бирә дип сөенә сыер савучылар. Әле бу чик түгел, ди ширкәт җитәкчесе Разиф Харисов.

 


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Азево халкының шатлыгын уртаклашырга ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлекләре башлыклары килгән иде. Моннан 65 ел элек төзелгән агач клуб урынына Илнур Мифтахиев җитәкчелегендә төзүчеләр заманча мәдәният учагын ярты ел эчендә сафка бастырганнар.

Районыбызның биш егетен тантаналы төстә армия сафларына озаттылар. Менә алар: Әгерҗедән Роман Абрамов, Данис Җиһаншин, Красный бордан Рафил Гәрәев, Кадрәктән Владислав Ишпаев, Исәнбайдан Әлфир Сундуков.

Әгерҗе районында котыру чире буенча карантин игълан ителде. Иске Чекалдада яшәүче ханымны төлке тешләгән. Ә Кадыбашта бер ханымга кыргый эт һөҗүм иткән. Ике очракта да хайваннарның котыру чирле булганлыклары расланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International