ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

"Татарстанда барлык телләр дә тигез хокуклы", – дип белдерде республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Иске Эсләк авылында җомга саен мәчет манарасыннан азан яңгырый. Мөселманнар өчен бик тә изге булган әлеге көндә уникеләп ир-ат даими рәвештә Аллаһ йортына намазга йөри. Олы дини бәйрәмнәрдә дин кардәшләребезнең саны җитмеш-сиксәнгә җитә.

 

Бүген, 3 ноярьдә, әгерҗелеләр район үзәк китапханәсендә узган “Зур этнографик диктант“  акциясенә кушылдылар. Безнең районнан 50 кеше үзенең этнографик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә теләк белдерде.

 

Хөрмәтле мәгариф тармагында эшләүче педагоглар, хезмәткәрләр, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Әгерҗе районында мәгариф системасы оешуның туксан еллык олуг юбилее уңаеннан иң матур теләкләрне кабул итеп алыгыз.

 

Сарсак-Омгада яшәүчеләрнең кайсыннан гына ФИЛИППОВлар турында сорама, аларның җавабы бер: “Бу – искиткеч гаилә!“ Чынлап та, Валентина–Олег һәм аларның кызлары Татьяна авылдашларын иҗади эшләнмәләре белән шаккатыра беләләр. Ә үзләре шөгыльләре турында “бу – безнең тормыш рәвешебез“, диләр.

 

Октябрь аенда Әгерҗе районында 23 сабый дөньяга килгән. Шуларның 13е – малай, 10ысы – кыз.

 


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ягу сезоны башлану белән Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны вәкилләре “Торак“ операциясе кысаларында профилактик рейдлар уздыра башладылар. Алар халык белән аралашалар, белешмәлекләр тараталар, киңәшләрен бирәләр.

 

Әгерҗедә ел ахырына кадәр “Орешник“ ял паркында модульле чаңгы базасы төзелә. Ул 5,06 миллион сумга төшәчәк, диләр.

 

5 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Көзге каникул“ дип аталган профилактик чара уза.

 

Әле узган ел гына туган авылы Кырындының үткәненә багышланган тарихи китабы белән сөендергән олпат язучы Габдулла ага ГАЛИЕВның шушы көннәрдә тагын бер өр-яңа китабы дөнья күрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International