Якшәмбе көн район ветеринария берләшмәсенә Әгерҗедә Ленин урамында көпә-көндез төлке йөрүе турында хәбәр иттеләр. Тиз арада бу кыргый җәнлекне “капкынга эләктердек“ һәм анда котыру чире бармы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан анализны республика ветеринария лабораториясенә тикшеренүгә җибәрдек.
Язгы ташу вакытында Әгерҗенең көньяк өлеше, Иж-Бубый, Тирсә, Мордывый авыллары зыян күрергә мөмкин. Бу – бер меңнән артык кеше яши торган 350ләп торак йорт, Азиатский урамындагы «Агрофирма-Әгерҗе» ширкәте элеваторы, Әгерҗедә – ике, Иж-Бәйки һәм Мордывый арасындагы бер чакрым автомобиль юлы дигән сүз.
Тирсә егетләре Кырынды авыл җирлегенә концерт белән килделәр.
Бүген Мордывыйда яшәүче Хәдичә әби Муллахмәтовага 90 яшь тулды.
Татарстанда “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит“ акциясе старт алды. Ул 24 мартка кадәр дәвам итә.
Әгерҗедәге “Авангард“ кинотеатрында Гадел Кутуй әсәре буенча куелган “Тапшырылмаган хатлар“ киносы күрсәтелә.
Актанышта узган “Созвездие–Йолдызлык“ республика фестиваленең зона турында Әгерҗе йолдызлары да катнашты.
Әгерҗедә “Кировское“ ТОСы оештырган Кышны озату чарасы шәһәркүләм бәйрәмгә әйләнде.
Актанышта “Йолдызлык“–“Созвездие“ фестиваленең зона туры уза.
«90 ел гомер туксан көн кебек сизелмичә узып киткән. Кай арада узган соң әле бу еллар дип сорау бирәм дә үзем җавап эзли башлыйм. Уйлап карасаң, баштан ниләр генә кичмәгән дә, нинди авырлыклар, кайгылар күрергә туры килмәгән шушы еллар дәвамында», – ди Әгерҗедә яшәүче Разия апа ӘХМӘТҖАНОВА.