ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

24 март – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә “Бердәм Россия“ партиясенең Әгерҗе районы бүлекчәсе юристлар белән бергә кабул итү оештыра.

Девәтернә Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Картаямыни йөрәк“ халык театры 23 мартта Чаллы драма театрында узачак “Идел йорт“ республика фестивалендә чыгыш ясый.

Июнь аенда “Балык атналыгы“ Бөтенроссия фестивале кысаларында безнең районда да чара уздыру планлаштырыла.

Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге “Водоканал“ ширкәте, өченче ел рәттән хоккей ярышы уздырып, яшүсмерләрне сөендерде. Быел әлеге бәйгедә Әгерҗе яшүсмерләре Ижау, Менделеев, Минзәлә командалары белән очраштылар.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Рамил Шәрәфетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнүче көрәшчеләр Алабугада тренер Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә узган бәйгедә катнаштылар.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Районда өченче тапкыр уздырылган “Сәламәтлек укытучысы“ бәйгесендә сигез мөгаллим осталыгын күрсәтте.


17
март, 2017 ел
җомга

Әгерҗенең хакимият бинасында Татарстан халыклары съездына барачак делегатларны раслау буенча Иҗтимагый совет утырышы үтте.

Исәнбайда мәктәп укучылары арасында “Район батыры“ исеменә көрәш бәйгесе узды.

Муниципаль хезмәткәрләр арасында республика күләмендә узучы спартакиадага старт бирелде.

 

Быел район мәгариф бүлеге оешуга 90 ел  тула. Шул уңайдан мәгариф оешмаларында төрле чаралар уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International