“Балалар үскәндә авыр булса да, хәзер әле ярый алты бала тапканмын дип сөенәм. Балаларым, оныкларым белән бергә җыелгач, 50гә тулабыз бит хәзер, үзе – бер кечкенә дәүләт“, – дип сөенә Әгерҗедән 88 яшьлек Рәсимә апа ГАЛЛӘМОВА.
Әгерҗедә яшәүче Халидә апа ГОБӘЙДУЛЛИНА бүген 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.
Бүген, 25 ноябрьдә, район Мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан “Әнием куллары“ дип исемләнгән тантаналы чара була. Башлана сәгать 2дә.
«Улым туганда ук тәртипле бала булып туды», – дип көлә Лузия ханым. Әни кеше малаеның тормышта югалып калмаячагын кечкенә чагыннан ук белгән. Әмма Илдар Шәфкать улы Халиков республикабызның Премьер-министры булыр дип уйламаган, билгеле.
Бер тапкыр бирелүче компенсация – 5 мең сум пенсионерларның 2017 ел январь ае пенсиясенә өстәләчәк.
Сәүдә үзәкләренә килеп керү белән кулыбыздагы пакет йә сумканы саклык камерасына бикләп куябыз да, сәүдә залына ашыгабыз. Ә чыгуыңа андагы әйбереңнән җилләр иссә, нишләргә?
2017 елда үзара салым Девәтернә, Кадыбаш, Көчек, Тирсә, Кырынды, Салагыш, Күләгәш, Иж-Бубыйда – 200, Шаршады, Яңа Бәзәкә, Азево, Бима, Красный борда – 250, Кичкетаң, Кодаш, Исәнбай, Иске Эсләк, Тәбәрле, Сарсак-Омга, Иске Чекалдада – 300, Кадрәктә 500 сум исәбеннән җыелачак. Әгерҗедә яшәүчеләр үзара салымны 200 сум исәбеннән тапшырачак.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Әгерҗе районында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек дүрттән унбергә кадәр арткан. Бу турыда балигъ булмаганнар эшләренең чираттагы комиссиясе утырышында җитди сөйләшү булды.
Табиблар ике-өч атнадан халык арасында грипп белән авыручылар саны артуы мөмкин дип кисәтә.
Аптекада сатып алынган даруны кире кайтару җиңел булмаса да, бу мөмкин эш.