Казанда якташыбыз – Иж-Бубый егете Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева гадәти булмаган концерт тәкъдим иткәннәр.
Илебезнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: “Укытучылар бары тик өч документ кына тутырачак: сыйныф журналы, көндәлекләр һәм укыту программасы”, – дип белдерде. Әмма моңа никтер ышанып бетәсе килми. Соңгы елларда укытучылар өчен уйлап табылган документлар боламыгы, ай-һай, тиз генә бетәр микән?
Россия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслаган.
Татарстанда “Куркынычсыз шәһәр“ федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга, җәмәгать урыннарына, күпкатлы йортларга күзәтү камералары куюны бик күпләр хуплый.
20 ноябрьдә, ягъни узган якшәмбедә, Әгерҗе шәһәрендә һәм 21 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды.
Кискен вируслы йогышлы А гепатиты белән авыру очраклары ачыклану нәтиҗәсендә Тирсә мәктәбен һәм Сарсак-Омга лицеен 35 көнгә карантинга яптылар.
“Каен, имән пиннеге белән рәхәтләнеп чабына-чабына мунчада юынуны бернигә алыштырмас идем. Тәнгә дә, җанга да сихәт ул мунча“, дип әйткән берәү.
Район авыл җирлекләре арасында ел буе дәвам иткән спартакиада тәмам. Унбер ярышта сыналдылар авыл башлыклары һәм спорт сөючеләр. Шимбә көн “глава”лар арасында узган бадминтон һәм иң күңелле “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе“ эстафетасы ярышларның соңгылары булдылар.
Җәй көне бу авыл гөлчәчәкләргә күмелә. Исеме дә җисеменә тәңгәл – Чәчкә. Тик менә җәннәт почмагына тиң авылда яшәр кеше генә калмаган. Биредә төпләнеп гом ер итүчеләр нибары икәү (!) бүген.
20 ноябрьдә – юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне.