ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле әгерҗелеләр!

10, 11 һәм 12 ноябрьдә Девәтернә Мәдәният йорты директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов төшергән “Аяусыз язмыш“ фильмы Әгерҗедә “Авангард“  Яшьләр үзәгендә күрсәтелә.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Түбән Камада армспорт буенча Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә районыбыз егет-кызлары җиңүләр яуладылар.

Бүген “Нур“ мәчетендә Әлфия абыстай Галләмова хатын-кызлар өчен мөселманча яулык бәйләү мастер-класс буенча уздырды.

 

“Быел халык күчмә флюорографка ышанып тормасын, ел ахырына кадәр Әгерҗе йә Красный бор поликлиникаларына барып тикшеренү җаен карасын иде“, – дип мөрәҗәгать итәләр табиблар райондашларга.

 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кадыбашта узган көрәш бәйгесе җиңүчеләре

Казанда өч көн дәвамында зур аншлаг белән Elvin Grey – Радик Юльякшинның концертлары узды. "Самый шулай" дип исемләнгән программада җырчы хит җырлары белән бергә яңа иҗат җимешләрен дә тәкъдим итте.

Безнең Уразай авылында бик күңелле генә каз өмәләре башланып китте. Кышын шәһәрдә, җәен авылда яшәгән авылдашларым да рәхәтләнеп каз асрап авыл мәшәкатенә чумып яши бирәләр.  Алсу Хабибуллина да бик матур каз бәбкәләрен үстереп бу атнада дусларын туганнарын өмәгә чакырды.

Коммуналь тарифлар ни рәвешле кыйммәтләнәсен ачыклады. 2017 елда счет-фактураларда бәяләр еллык инфляция күләмендә, ягъни 4 процентка артачак (инфляция шуның кадәр булыр дип фаразлана). Әлбәттә инде, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр хөкүмәтнең мондый карарыннан канәгать түгел. 

Татарстан бюджетында киләсе елда мәгариф өлкәсенә 50,1 миллиард, ә социаль өлкәгә 33,6 миллиард сум акча каралган. “Сәламәтлек саклау” графасына быелгыга караганда шактыйга ким – 17,4 миллиард сум гына биреләчәк (быел 27,5 миллиард сум иде). Республикада киләсе елда бюджетта эшләүчеләрнең һәм дәүләт хезмәткәрләренең акчаларын 4,9 процентка арттырырга исәплиләр.

 


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

“Ана капиталы“ сертификаты булган гаиләләр (яки агымдагы елның 30 сентябренә кадәр алырга тиеш гаиләләр) ул акчаны файдаланып бетермәгән булсалар, бер тапкыр ала торган 25 мең сум акчага өмет итә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International