“Озын гомерле нәсел без“, – дип сөенә Әгерҗедә гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Фәридә апа РАМАЗАНОВА. Аның Әгерҗедәге сеңлесе Флүрә дә 82 яшен тутырган, Уфададагы энесе белән сеңлесе дә ак чәчәкле гомер көзләренә кергәннәр инде.
Районыбыздагы шәхси хуҗалыкларда быел, узган елга караганда, мөгезле эре терлекләр саны шактый арткан.
1 октябрьдән Әгерҗе районы авылларында шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын 17 сум белән җыя башладылар.
29 октябрьдә ТР буенча 9нчы районара салым хезмәте инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне уздыра.
Сарсак-Омгадан Валерий–Анна Гавриловлар балалары Богдан, Алина һәм туганнары Ярослав белән гаиләсе Казанда Курчак театрында узган “Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм тынычлык яши“ республика бәйге-фестивалендә катнаштылар.
Спорт белән дус педагоглар узган атнада Саба районында мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнаштылар.
“Бу атнаның ял көннәрендә Әгерҗе базарына бозау алырга барырга җыенган идек. Тик улыбыз: “Базардан бозау алырга уйламагыз да! Анда – карантин, хәтта кизү куелган!“ – диде катгый итеп. Бу дөресме? Кече Пурга һәм Әгерҗе районнары арасында нинди пост тора?“
Тирсә Мәдәният йорты, бер еллык тәнәфестән соң, узган шимбәдә үз ишекләрен ачты. Ә клуб ябылып торуның җитди сәбәбе бар иде. Президент программасы буенча биредә 8 миллион 600 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды.
Туган авылым Уразайга кайткан саен мәчетебезнең газ белән җылытылмавына эчем пошып китә идем. Ниһаять, уртак тырышылыгыбыз нәтиҗәсендә салкын көзләргә кергәндә безнең мәчеткә дә газ килүенә сөенеп йөргән көннәрем әле.
Актаныш төбәгеннән чыккан танылган журналист Әлфия Самат соңгы елларда Татарстан районнарында язмышын авыл белән бәйләп, авыр, әмма ил табынын баету өчен бик тә кирәкле хезмәтеннән тәм табып эшләүче алдынгылар, гаилә фермалары, гомерләрен авылга багышлаган җитәкчеләр турында шактый саллы, затлы китаплар нәшер итә.