Бүген, 3 октябрьдә, 10-11 сәгатьләрдә мәшгульлек үзәге филиалында пенсиягә чыгарга җыенучылар һәм пенсия яшендәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе була.
2 октябрьдә мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел башы. Бу көнне 1438нче мөселман елы башлана.
3 октябрьдә 14 сәгатьтә район Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышлап “Бар иде бит яшь чаклар“ дип исемләнгән концерт була.
7 октябрьдә 18 сәгатьтә Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге клубта – “Мирас“ ансамбле концерты.
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиков 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде.
2 октябрь, ягъни якшәмбе, 18 сәгатьтә ТНВ каналыннан “Башваткыч“ тапшыруын карарга онытмагыз.
Башка мәдрәсәләрдә кебек үк 1 октябрьдән Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә дә укулар башлана.
Хаҗга киткән дин кардәшләребез бу көннәрдә хаҗи һәм хаҗияләр булып туган якларына кайта. Алар арасында Кырындыда туып-үскән Рифгать ага КӘРИМУЛЛИН да бар. Ижауда яшәсә дә, 83 яшьлек кардәшебез туган авылы белән дә элемтәләрен өзми.
“Аның бервакытта да тавышын күтәреп сөйләшкәне булмады. Кеше хәлен аңлый белде. Авыр вакытларда иң беренче булып ул ярдәмгә килә иде“...
Телефон мошенниклары халыкны алдауның яңа ысулын эзләп тапкан.
41 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куеп, олы хөрмәт яулап лаеклы ялга чыкканнан соң Әгерҗедә иң беренче булып торак милекчеләре ширкәте оештырган, “Мирас“ ансамбле оешкан көннән бирле анда башлап җырлаучы Көмешай ХӘБИБУЛЛИНА: “Гомер көзләренә кергәндә дә актив тормыш алып барганга миңа вакыт җилләре тими“, дип шаяртырга ярата.