ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

24 августта Кичкетаңда Авыл яшьләре көне узачак. Мондый чара районда беренче тапкыр оештырыла. Программада:

Әнә шулай ди шаяртып “Бима“ бүлекчәсе сыер савучысы Алиса ПАЖБЕКОВА. Ул күптән түгел Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында сыер савучыларның республика бәйгесендә катнашып кайтты.

 

Һәм Шәһәр көне Тимерьюлчылар бәйрәме алдыннан район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышларын спорт сөючеләр дә, җанатарлар да көтеп ала. Быел әлеге турнир шәһәребездә унсигезенче тапкыр уздырылды.

Станислав ГАЛИЕВ – ремонт локомотив депосында эшләүче иң яшь мастер. Ә тәҗрибәсе һәм осталыгы күпләр белән уртаклашырлык.   

 


5
август, 2016 ел
җомга

Быел Әгерҗебезнең 370 еллыгын билгеләп үтәбез.

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, июльдә Әгерҗе районында 39 сабый туган (21 малай, 18 кыз), 37 кеше вафат булган (18 хатын-кыз, 19 ир-ат). Бу - туучылар үлүчеләрдән күбрәк, дигән сүз.  

Россия Ислам университетының 1 курсын тәмамлаган Касай авылы егете Искәндәр Әхмәдиев “Вконтакте“ челтәрендәге битенә яраткан шагыйре Фәнис Яруллинның бу шигырен юкка гына урнаштырмаган. “Минем һәр кешегә карата ихлас, ярдәмчел буласым килә“, – ди ул.

Уттай кызу эш вакыты булса да, мари халкы ял итү, күңел ачу өчен дә вакыт таба. Әнә, узган ялларда Бима Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Свердлау өлкәсеннән килгән мари баянчылары клубны дер селкеттеләр. Биредә үзешчәннәрнең II “Уйнагыз, гармуннар“ фестивале узды.

 


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кукмараның Вахитов хуҗалыгында сыер савучыларның республикакүләм ярышы узды. Бәйгедә Бима фермасы савымчысы Алиса Пажбекова да катнашты.

 

Быел республика җитәкчелеге игенчеләр алдына урып-җыю эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды. Әгерҗе районында да 4 августка бөртеклеләр барлык мәйданның 12790 гектарыннан (планга карата – 46 процент) җыеп алынды. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 21 центнер.     

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International