ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Республиканың Икътисад министрлыгы “Лизинг-грант“ программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен конкурс нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу турында игълан итә.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Әгерҗе районы мөселманнары Саклау җыенга җыелды. Аларны район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Аллаһының сәламе белән сәламләде.

Биектауда яшәүче Мөршидә әби Әскарова бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен  билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов һәм Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров котладылар. Мөршидә әби Ижауда туган, гомер Иж-Бәйкидә узган, хәзерге вакытта кызы Розалия тәрбиясендә Биектауда яши.

Әгерҗедә яшәүче Михаил–Ираида Селивановлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тәбрик иттеләр. 

Билгеле сәбәпләр аркасында комбайннар парады иртәгәгә, 19 июльгә күчерелде. Исегезгә төшерәбез: парад барышында авыл хуҗалыгы белгечләре кыр корабларының урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерәчәк. Шулай ук Казаннан вәкилләр килүе дә көтелә. Шулай ук “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ ширкәтләрендәге техниканың да урып-җыю чорына әзерлеге тикшереләчәк һәм бәя биреләчәк. 

 


15
июль, 2016 ел
җомга

Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында көн саен 68500 тонна сөт савыла.

 

18 июльдә “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәтенең Тирсә бүлекчәсендә комбайннар парады уза.

 

Бу көннәрдә абзарында мал-туар асраучылар алны-ялны белми печән әзерли. Дөрес, элеккеге кебек чалгы тотып печән әзерләргә баручылар юк хәзер. Шулай да һәркем малын кышлатырга җитәрлек печәнне хәстәрләргә тырыша. “Каян, ничек әзерлисез печәнне?“ дигән сорауга  мал хуҗалары болай  дип җавап бирделәр.

 

Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре 2016 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә йомгак ясады.

 

Бу көннәрдә шәһәребездәге 2нче һәм 3нче мәктәпләр каршындагы юлларда кызу эш кайный. Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән хәл бу. Мәктәпкә килгәндә-кайтканда Гагарин һәм К.Маркс урамнарында машиналар тыз-быз килеп торган юл аша чыкканда балаларыбызның иминлеген саклау өчен башкарыла әлеге эшләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International