6 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм тимерьюлчылар көне узачак. Август урталарында яңа ЗАГС бинасы, “кирпичка” микрорайонында яңа Мәдәният йорты ачылуы көтелә.
Быел районда урып-җыю кампаниясенә 14 июльдә старт бирелде. Узган елга караганда бөртеклеләрне ун көнгә иртәрәк суктыра башладылар.
20 июль – Халыкара шахмат көне. Быел шахмат сөючеләр әлеге бәйрәмнең 50 еллыгын үттеләр билгеләп. Безнең районда да әлеге спорт төрен үз итүчеләр, балаларда да шахматка мәхәббәт тәрбияләүчеләр бар.
27 июльдә республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Әгерҗе районына килә. Ул халыкны район хакимиятендә кабул итә.
Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән кулланырга теләүчеләрнең 2018 елның 31 декабренә кадәр вакытлары бар.
Балигъ балмаган балалар җәй көне төнге сәгать унбердән соң үзләре генә урамда, җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел дип кат-кат аңлатып торсак та кайбер ата-аналар бу сүзләргә нишләптер колак салмыйлар.
Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты халык арасында уздырылган коррупция турында сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Сораштыруда хатын-кызлар ир-егетләргә караганда аеруча активлык күрсәткән.
19 июль. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе районына эшлекле сәфәр белән килде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Ленар Нургаянов авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю вакытында сынатмаска дигән бурыч куйдылар һәм уңышлар теләделәр.
Әгерҗе районы юлларында хәлләр ничек икән? Узган шимбәдә безнең хәбәрчебез дә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә төнге рейдка чыкты.